Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Чәй яны – гаилә җаны!

15 декабрь Чәй көне буларак билгеләп үтелә икән бит. Әллә шуны күздә тотып, әллә башка сәбәп белән, редакциягә чәй темасына берьюлы ике кызыклы хат килде. Түбәндә сезнең игътибарыгызга шуларны тәкъдим итәбез.

Балачакның «тәмле» чәе

Чәйгә бәйле балачак хатирәсе белән уртаклашыйм әле. Әбием фермада сыер сауды. Алар һәр бәйрәмне терлекчеләр өендә җыелышып уздыралар иде. Чираттагы 8 Март бәйрәменә әбием нигәдер мине дә, 5 яшьлек сабыйны ияртте. Татарларда һәр бәйрәм чәй табыны белән тәмамлана. Монда да әбиләр бик тәмле итеп чәй эчәләр, йөзләре матур алсу төскә кергән. Алар белән мин дә эчәм, тик чәйнең тәме өйдә көн саен эчкән чәйләрдән аерыла. «Бигрәк тәмле чәегез, тагын ясагыз әле», – дип, мин өстәп сорыйм икән. Баксаң, әбиләр чәйгә бераз гына шәраб салган булганнар.

Рамилә Сафина. Түбән Кама шәһәре

«Өчле» генә алдым...

Педагогия институтында укыганда безгә «Логика» дип аталган фән керде. Фән үзе дә безнең ише авыл балаларына бик үк аңлашылып бетми, җитмәсә укытучысы да бераз сәеррәк. Өстәвенә, аннан имтихан да бирәсе икән әле. Имтиханның сораулары бик кызык: хатын-кыз ни өчен алка тага, температураны ничек дөрес үлчәргә һ.б.

Миңа «Чәйне ничек итеп дөрес пешерергә?» дигән сорау туры килде. Укытучыга бер 10-15 төрле җавап бирдем, тик ул берсен дә кабул итмәде. Мин үҗәтләнеп, укытучы артыннан ияреп йөри торгач, ул миннән туйды бугай, «өчле» куеп җибәрде. Мин шулай итеп, чәйне ничек дөрес пешерергә икәнен белми калдым.

Гөлгенә Нәбиева, пенсионер

РЕДАКЦИЯДӘН: Чыннан да, чәй гомер-гомергә татар халкының яраткан эчемлеге булган. Чәй табыны артында матур очрашулар узган, төрле мәсьәләләр хәл ителгән. Шуларны истә тотып, 16 декабрьгә кадәр бер конкурс игълан итәргә булдык. Сез «Туган як» газетасы редакциясенә, tuganyk@yandex.ru электрон почтасына яки ватсап номерына 8-986-722-68-31 чәйгә бәйле берәр кызыклы очракны, шигырьне кыскача итеп кенә язып җибәрә аласыз. Конкурска, билгеле, Чәй көнендә нәтиҗә ясалачак һәм бүләккә, билгеле инде, чәй биреләчәк.

Тагын шунысын да искәртү урынлы булыр: әлеге конкурста 2023 елның беренче яртысы өчен «Туган як»ка язылучылар гына катнаша ала. Иң кызыклы язмаларны «Туган як» газетасына урнаштырачакбыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X