Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Бүләкләргә кемнәр ия?

2021 елның беренче яртыеллыгына газетабызга язылганнар арасында үткәрелгән «Туган як»тан бүләк» конкурсына йомгак ясалды.

Йогышлы авыруга бәйле сәбәпләр аркасында, бүләкләр уйнату үзенчәлекле форматта – онлайн узды.
Конкурсның барышын күзәтергә заллар тутырып кешеләр җыймадык. Әлбәттә, бик нык теләүчеләр булса, куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп, битлекләр киеп һәм тиешле дистанция саклап, уенның барышын күзәтергә мөмкин иде.
Конкурсны, билгеләнгән вакытта, үзебезнең редакция һәм НТР журналистлары катнашында уздырдык. Катнашучыларның исемнәре язып бөтәрләнгән кәгазьләр салынган барабанны дистәләгән видеокамералар да «җентекләп күзәтте». Өстәвенә, тамашачылар призлар уйнатуны онлайн рәвештә, өйләрендә компьютердан карый алдылар. Шуңа күрә, отышлар гадел булды, дип әйтергә тулы нигез бар.
Конкурста катнашырга ике йөздән артык кеше теләк белдереп, исемлеккә кертелгән иде. Алдан вәгъдә ителгәнчә, конкурста редакциянең үзенә килеп һәм элемтә бүлекләрендә язылучылар да катнашты. Шулай итеп, призлар түбәндәге кешеләргә чыкты:
Театрга өч айлык чакыру билеты – Г.Ахунова (Кызыл Чапчак авылы, Садовая ур, 34);
Электр чәйнеге + чәкчәк – Б.Сәхәбетдинова (64 нче балалар бакчасы);
«Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә 10 сеанска абонемент – М.Садриева (Вахитов ур., 8/14), Р.Хәсиятулов (Кайманов ур., 8), К.Шәйхетдинов Шинчылар ур., 3в), А.Әсхәдуллина (64 нче балалар бакчасы), И.Шәй-хетдинов (Төзүчеләр ур., 38);
Электр чәйнеге + чәкчәк – Х.Касыймова (Вахитов ур., 8/14);
Мендәр – З.Минһаҗева (Төзүчеләр ур., 54);
Электр плитәсе – Ф.Мирзаянов (Шинчылар ур., 53);
Чәй пешерү чәйнеге – Л.Ва-фина (Химиклар ур., 57);
Чәй пешерү чәйнеге – Н.Сибгатова (Тынычлык ур., 61);
Чәй + чәкчәк – М.Газизуллина (Химиклар ур, 70 д);
Чәй + чәкчәк – Р.Мөлекова (Шинчылар ур., 60);
Мәскәүдә һәм Казанда чыгучы кайбер газета-журналлар җыелмасы – А.Садриева (Вахитов ур., 14)
Мәскәүдә һәм Казанда чыгучы кайбер газета-журналлар җыелмасы – Г.Вәлиева (Химиклар ур., 100)
Электр плитәсе – М.Әхмәтҗанов (Вахитов ур., 32);
Лейка – Г.Ильясова (Шинчылар ур., 47);
Бокаллар җыелмасы – М.Минһаҗетдинов (Тынычлык ур., 61);
Ишеккә куела торган москит челтәре – Ф.Муллагалиева (Төзүчеләр ур., 26);
Салат савыты – М.Гаянова (Бызов ур., 5);
Салат савытлары җыелмасы – К.Закирова (Шинчылар ур., 56);
Түбәтәй – М.Хәлимова (Тынычлык ур., 89);
Дисбе һәм намазлык – Ф.Галиев (Б.Урманче ур., 9);
Яулык – К.Фатыйхов (Төзүчеләр ур., 30);
Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Күңел бакчасы» вәгазьләр китабы – Н.Шәйгалләмов (Б.Урманче ур., 29);
«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе юбилей китабы – Р.Галиуллина (Шинчылар ур., 44);
«Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе юбилей китабы – Г.Сафина (Октябрьнең 50 еллыгы ур., 8);
В.Шадринның «Данил батыр» дигән китабы – Н.Нуриева (килеп алучы);
В.Шадринның «Данил батыр» дигән китабы – К.Хисмәтов (Гагарин ур., 9);
З.Нуретдинованың «Типте йөрәк, милләтемнең җанын җылытырга теләп» дигән китабы – Ф.Хәсәнова (Химиклар ур., 70д);
Г.Мөхәммәдшаһның «Ай күрдем аман белән» дигән китабы – Ә.Хөсәенова (Мәктәп бульвары, 11/1);
Шулай итеп, отыш чыккан язылучыларыбызның барысын да котлыйбыз һәм югарыдагы исемлектә үз фамилияләрен күргән кешеләрдән якын көннәрдә (бары тик эш көннәрендә генә) 8.00-17.00 сәгатьтә (төшке ял – 12.00-13.00 сәгатьтә) бүләкләрен килеп алуларын сорыйбыз.
Бүләкләр туплауда ярдәм күрсәткәннәре, газетага язылучыларыбызны шатландырганнары өчен НТР медиахолдингы җитәкчелегенә, Үзәк мәчет имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимовка, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиевкә, Туфан Миңнуллин исемендәге татар драма театры режиссеры Рөстәм Галиевкә, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиевка, «Диңгез сулышы» тоз мәгарәсе хуҗасы Алексей Агаповка, редакция хезмәткәрләре Лилия Заһретдиновага һәм Гөлназ Госмановага олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Фәрит Имамов

Фото: Л.Заһретдинова фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев