Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Бизәкледер читекләрем

Мин Түбән Уратма авылындагы бик эшчән һәм тату гаиләдә үстем. Күпләр кебек, язмышымны туган авылымнан чит яклар белән бәйләмәдем, шушында калдым. Үз әниемнең тырышлыгын күреп, осталыгына сокланып, үзем дә йон оекбашлар бәйләргә өйрәнгән идем. Кияүгә чыгып, тормыш итә башлагач, бәйләү белән ныклап торып мавыгып киттем. Каенанам әйтә иде: «Бәйләгәнең минем...

Мин Түбән Уратма авылындагы бик эшчән һәм тату гаиләдә үстем. Күпләр кебек, язмышымны туган авылымнан чит яклар белән бәйләмәдем, шушында калдым. Үз әниемнең тырышлыгын күреп, осталыгына сокланып, үзем дә йон оекбашлар бәйләргә өйрәнгән идем. Кияүгә чыгып, тормыш итә башлагач, бәйләү белән ныклап торып мавыгып киттем. Каенанам әйтә иде: «Бәйләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең - үзең өчен». Башта башлыклар бәйләдем, аннан соң шәлгә күчтем, хәзерге вакытта нәфис бизәкле, нык табанлы читекләр бәйлим. Бәйләгән әйберләремне, бәйрәмнәрдә - туганнарыма, дусларыма бүләк итәм. Ирем Госман белән ике малай һәм бер кыз үстерәбез. Гаиләбез - тату, җирдә эшләргә дә яратабыз.
Рәйсә ИЛДАРХАНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X