Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Бизәкле япмалар, бияләйләр

18 яшьтә үземә бирнәлек итеп бәйләгән ашъяулык әле дә исән. Уфада тулай торакта чакта бер ай буе бәйләдем. «Авылда яшәп булмас инде, абыең да Уфадан китте солдатка, без дә шунда төпләнербез, син ияләнә тор», дип, әнкәй җибәргән иде. Трамвайда кондуктор булып эшләдем. Авылга кайтканда поездда очраштык булачак ирем Хаҗиәхмәт белән....

18 яшьтә үземә бирнәлек итеп бәйләгән ашъяулык әле дә исән. Уфада тулай торакта чакта бер ай буе бәйләдем. «Авылда яшәп булмас инде, абыең да Уфадан китте солдатка, без дә шунда төпләнербез, син ияләнә тор», дип, әнкәй җибәргән иде. Трамвайда кондуктор булып эшләдем. Авылга кайтканда поездда очраштык булачак ирем Хаҗиәхмәт белән. Механизатор буларак, үзе эшкә җибәрелгән чирәм җирдән кайтышы иде аның. Туган авылым Йөрәктауга кайтыр өчен, Бүздәк станциясендә төшәргә тиеш идем, төшермәде, Татарстанга алып китте. 56 яшибез инде...

Йөргән егетем булмаса да, буй җитеп килгәндә үк, ир буласы кешегә атап, пирчәткә, өч бармаклы бияләй, оекбаш бәйләп куйган идем. Чигә башласак, «синеке тукымага баскан кебек тигез матур чыга», дип дус кызларым да соклана иде.

Хәзер дә телевизор каршында тик кенә утыра алмыйм. Өч сөлгене әле узган кыш чиктем. Менә боларын «травка» бияләйләр дип йөртәбез. Ике көндә бер пар бияләй бәйләп бетерәм. Оныкларымның җидесенә дә бәйләдем.

Чәйнек һәм кайнар савыт астына куярга да салфетка бәйләдем. Ыргак белән уртасына чәчәк тә үреп куйдым. Кулымдагы шушы утыргыч япмасын да ыргак белән бәйләдем. Бөтен урындыгымда да - шундыйлар. Түбән Камада яшәүче кызым Гүзәлгә дә, күрше районның Имәнлебаш авылында торучы Гөлнурыма да җете чәчәкле урындык япмалары бәйләп бирдем. Декрет ялындагы Гөлнур үзе дә күлмәк, пәлтә, гамаж бәйли, башта сарык йонын эрләп, манып бәйли иде, хәзер җепне базардан ала.

78 яшьтә булсам да, әле үзем бабайга да, кияүгә дә сарык йоныннан гамажлар, билдәмәләр бәйлим. Тик сарыкны бетереп кенә харап булдык, картаебрак киттек шул. Кызларым да кул эшенә осталар, тик пирчәткә бәйләргә генә өйрәтеп булмады. Үзең бәйләгән әйбер җанны җылыта. Нәрсә дә булса бәйләп бетерсәм, тормыш ямьләнебрәк киткәндәй тоела.

Ләлә САФИУЛЛИНА,

Югары Чаллы авылы.

Редакциядән. 2015 елның апреленә кадәр дәвам итәчәк. «Күңелем бизәге» конкурсында катнашу өчен, үзегез теккән, чиккән, бәйләгән, үргән, ясаган кул эшләрегезне «Туган як» редакциясенә алып киләсез. Шулар белән бергә фотога төшәсез. Сезнең фотогыз (исем-фамилиягезне, кайда эшләвегезне яки укуыгызны һ.б. күрсәтеп) газетада урнаштырылачак.

Белешү өчен телефон: 43-17-57 (Фирая Моратова).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев