Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Игътибар: конкурс!

Барысын да булдырам

Мин үзем «Динамо» җәмгыяте хезмәткәре. Улларыбызның зурлары Зөфәр һәм Булат, әтиләре Зөлфәт кебек үк, шин заводында эшлиләр. Төпчегебез Динар Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 9а классында укый. Гаиләмдәге ир затларым - минем канатларым, илһам бирүчеләрем. «Күңелем бизәге» конкурсына үземнең иҗатымны шигъри юлларга салып җиткерәм. Мин ишле гаиләдә - Авылда туып-үстем. Бөек...

Мин үзем «Динамо» җәмгыяте хезмәткәре. Улларыбызның зурлары Зөфәр һәм Булат, әтиләре Зөлфәт кебек үк, шин заводында эшлиләр. Төпчегебез Динар Б.Урманче исемендәге 2нче гимназиянең 9а классында укый. Гаиләмдәге ир затларым - минем канатларым, илһам бирүчеләрем. «Күңелем бизәге» конкурсына үземнең иҗатымны шигъри юлларга салып җиткерәм.
Мин ишле гаиләдә -
Авылда туып-үстем.
Бөек Тукай, Сәйдәш туган
Әтнә ягыннан үзем.
Барыбыз да чигү чиктек,
Әни булды уртада.
Син - малай, мин - кыз, диеп,
Эш бүлүләр юк анда.
Мин исә шәлен бәйләдем,
Күлмәкләр тегә идем.
Чигү чигәргә тотындым,
Бәйли дә белә идем.
Хәзер исә картиналар
Арта тора өемдә.
Кулыма чигү тотмаган
Юк минем бер көнем дә.
Барлык уйлар, хисләремне
Үткәрәм йөрәк аша.
Чигү җепләренә кушып,
Төшерәм картина.
Оекбаш бәйләргә өйрәттем
Теләге булганнарны.
Хәзер миннән уздырып,
Куандыра җаннарны.
Хатын-кыз барын булдыра,
Бәйли, чигә, пешерә.
Ирләр эше дә дип тормый,
Безгә бар да килешә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев