Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Зурлап искә алдылар

Кызыл Чапчак китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре авылыбызда һәрвакыт әһәмиятле һәм кызыклы чаралар үткәреп торалар.

Тарихи вакыйгаларга багышланган кичәләр, урам бәйрәмнәре кызыклы үтә. Сугыш һәм тыл ветераннарын һәрвакыт искә алалар, котлыйлар, бүләклиләр –кыскасы, күңелләрен күрәләр. Ә безне, сабый чаклары авыр сугыш чорына туры килгән балаларны болай зурлаганнары юк иде әле. 
Быел 8 май көнне безне, сугыш елы балаларын искә алып, мәдәният хезмәткәрләре мәчеттә ифтар ашы үткәрделәр. Әлбәттә, ифтар мәҗлесе бик күңелле булды. Инде килеп 22 июнь көнне  кич белән «Һаман көтәм әткәм кайтыр дип» – исемләнгән бик матур кичәгә җыелдык. Исемендә ничек куйганнар бит! Дөрес, кайтмасын белсәк тә, «Әти» сүзен  бер генә тапкыр да әйтеп карамасак та, күңел нидер көткән бит! Китапханәче Зөбәрҗәт Нургалиева үзенең тоемчан куңеле аша үткәреп язган сүзләрен тезде дә, тезде. Кичә җыр-бию, сәхнәләштерелгән сугыш чоры күренешләре белән чиратлашып барды. Сугыш чоры җырлары, шигырьләре күңелләребездә авыр тойгылар, аянычлы вакыйгалар да, күңелле мизгелләр дә тудырды. Ерак үткәннәргә дә алып китте, шатлыклы бүгенге көннәргә дә кайтарды. Мәдәният хезмәткәрләренең тырышлыгы бушка китмәде: кичәне бик ошаттык, безгә әле мондый игътибар эләккәне юк иде. Хәтта күчтәнәчләр дә әзерләү мөмкинчелеген тапканнар. Авылыбыз эшмәкәрләренә дә без чиксез рәхмәтле, эшләре уңышлы барсын аларның.
Мәдәният хезмәткәрләренең барысына, кичәне оештыруда катнашкан авылдашларга, килгән кунакларга, матур биюләре белән безне сөендергән биюче кызларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Бигрәк тә үзебезнең авыл кызы Рания Сәлахиевага, Галина Ахуновага, Айзат Шәйхетдиновка, аларның күңелләргә үтеп кереп, айкап чыккан җырлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Галия Хатипованың сәхнәдә үзен чын артистларча тотуына шаккаттык. Ул әни ролен уйнаганда залда бөтен кеше елап утырды.
Мәдәният хезмәткәрләренә: Назиләгә, Галиягә, Айзатка, Разатка, китапханәче Зөбәрҗәткә эшләрендә зур уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.
Гөлсинә МОТЫЙГУЛЛИНА, ветеран укытучы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев