Туган як

Үзеңнән качып булмый

Мин гашыйк булдым. Кемдер, ярат һәм сөен, һәркем белән була торган хәл, дияр. Тик алай түгел шул. Миңа 19 яшь, ә аңа - 23. Ул кияүдә. Ире минем дустым. Наил белән бер футбол командасында, бергә ярышларга йөрибез. Егетләр белән дус яшибез, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез, табигатькә, шашлыкка бергә чыгабыз. Кая...

Мин гашыйк булдым. Кемдер, ярат һәм сөен, һәркем белән була торган хәл, дияр. Тик алай түгел шул. Миңа 19 яшь, ә аңа - 23. Ул кияүдә. Ире минем дустым. Наил белән бер футбол командасында, бергә ярышларга йөрибез. Егетләр белән дус яшибез, бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәбез, табигатькә, шашлыкка бергә чыгабыз. Кая барсак та, алар хатыннарын да алып бара.
Бервакыт Наил дә хатынын алып килде. «Таныш булыгыз - Сөмбел», - дип барыбыз белән дә таныштырып чыкты. Карашын күреп, әллә нишләп киттем, баскан урынымда каттым да калдым.
Әллә инде башка дусларның хатыннарын белеп, ияләшеп беткәнгәме, Сөмбел нәрсәсе беләндер башкалардан аерылып тора иде. Аның кебекне минем очратканым булмады. «Наилнең бәхете бар икән, нинди кызны эләктергән», - дип көнләшеп куйдым. Килсә килә бит бәхет кешегә! Күземә башка беркем күренми, гел Сөмбелгә карап утырам. Ул да карашын читкә юнәлтми. Карашында ниндидер сихрилек бар. Шулай да үземне кулга алырга тырыштым. Янына барып сүз катудан тыелдым. Берәр таныш булмаган хатын белән, бәлки, сөйләшеп, шаяртып алган булыр идем. Ләкин бу бит дустымның хатыны, дуслар арасын бозу - гөнаһ.
Алай да, теләгем үземнән көчлерәк булды, туган көненә 23 роза чәчәге бүләк иттем. Сөмбел җавап итеп мине битемнән үбеп алды. Шул чактагы кичерешләремне белсәгез иде - чак басып тордым! Аңымны югалтам дип торам. Аның туган көнен Наилләр бакчасында үткәрдек. Мин үземне белештерми артыгын эчеп, өйгә кереп, икенче катка менеп йоклап киткәнмен. Урамда учак янында җырлыйлар. Шул тавышка уянып киттем. Карасам, карават кырыемда кемдер утыра. Яхшылабрак карасам - Сөмбел икән. Күзләреннән бүлмәне яктыртырлык нур чәчелә, ут та кабызырга кирәкми. Ялгыш кына хәрәкәт ясасам да, юкка чыгар сыман. Ул кулларымнан тотты да: «Мин сиңа ошыйммы?» - дип сорап куйды. Мин гаҗәпләнеп, телемне йоткандай утыра бирәм. Ә Сөмбел кочаклап үпте дә, көлә-көлә чыгып та китте. Ай күрде, кояш алды. Әйтерсең лә ул миңа балага карагандай уйнап кына кылануы. Шулай да, шул көннән башлап мин атлап түгел, очып йө-рим. Аяк астындагы җирне сизмим. Тренировкага баргач та, гел Сөмбел турында уйлыйм. Юләрләнмәсәм ярар иде. Нәрсә эшләргә? Командадан китәргәме, башка шәһәргә үк күчәргәме? Барысыннан да качып була, тик үзеңнән, мәхәббәттән качып булмый.
Җәмил ӘЮПОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: