Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Үзебез сакламасак...

42 ел буе мәктәптә татар теле укытуым, алган шул һөнәрем миңа тыныч яшәргә тынгылык бирми. Күптән әйтер сүземне, ниһаять, кәгазь битенә язып, сезгә хат җибәрдем. Татар телендәге телевидение каналларын карау көннән-көн авырлаша бара. Мин радио-телевидение аша татар телен «камилләштерергә» өйрәтүче тапшырулар турында әйтергә телим. Шуларның берсе - «Переведи» тапшыруы. Анда...

42 ел буе мәктәптә татар теле укытуым, алган шул һөнәрем миңа тыныч яшәргә тынгылык бирми. Күптән әйтер сүземне, ниһаять, кәгазь битенә язып, сезгә хат җибәрдем. Татар телендәге телевидение каналларын карау көннән-көн авырлаша бара. Мин радио-телевидение аша татар телен «камилләштерергә» өйрәтүче тапшырулар турында әйтергә телим. Шуларның берсе - «Переведи» тапшыруы. Анда җибәрелгән ялгышларны гына алыйк.
Бу тапшыру әллә татарча белмәгән татарлар өченме, әллә татар телен яхшы белүчеләрдән шулкадәр надан булуын күрсәтү өченме икән? Әмма, барыннан да бигрәк, мине инглизчә тәрҗемә итү өлеше гаҗәпкә калдыра, инглизчә белмәгән татарга ник кирәк соң ул? Тапшыруга «Переведи» урынына «Тәрҗемә ит» яки «Татарча беләсеңме?» дигән исем бирү уңышлырак була, минемчә. Тәрҗемә аша катнашучыларның белемнәрен тикшереп өйрәтү максат итеп куелса да, алып баручы татар телен үзе дә камил белергә тиеш, дип уйлыйм.
Саимә СӨЛӘЙМАНОВА.
Каенлы авылы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X