Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Юлбарыс – тәртипле хайван

Якынлашып килүче 2022 нче ел көнчыгыш календаре буенча Юлбарыс елы. Юлбарыс зоология фәне буенча мәчеләр отрядына керә икән. Ә мәче, җәмәгать, борын-борыннан изге хайваннар исемлегендә йөргән. Шул уңайдан инде байтак еллар элек булган бер вакыйга искә төшеп китте.

Шәһәребезгә  күчмә цирк килгән иде. Кече малайны шунда алып барырга булдык. Билет алып эчкә узганда, миңа бер хезмәткәр мөрәҗәгать итте:

– Гафу итегез, сез рәссам түгелме?

– Юк, – мин әйтәм, – ә нигә сорыйсыз?

– Менә кайбер вагоннарда рәсемнәрне яңартырга кирәк иде...

Мин борылып хатыныма карадым. Нишләп мине художник дип уйлаганнар икән? Бәлкем, өстемдә Костромадан алып кайткан ак киндер юка свитер һәм чалбар  булгангамы... Шулчак хатын:

– Ә мин “худшкола”да укыдым, – дип әйтеп салмасынмы!

– Әйдә, безгә ярдәм итегез әле, акчасын яхшы түлибез, – дип, аны эчкә чакырып алдылар...

Өйгә хатын тик кич генә кайтты. Йөзе ничектер бик уйчан һәм бер дә шат түгел иде.

– Беләсеңме, – диде ул, – мине бит бүген тотып ашый яздылар...

Эш болай булган. Кулына буяу-пумалалар тоттырып, җәнлекләр урнашкан вагонга озаталар аны. Бер як читлектә маймыллар урнашкан, икенчесендә рәшәткә – каплаулы. Ике читлек арасындагы буш стенага пальма-лианалар, Африка сурәтләре ясарга кушалар. Тиз арада эскиз төшереп, буяуга керешә хатын. Карый – пумалалар кимегән. Кайберләрен маймыллар ярыктан “чәлдереп”, уенга керешкәннәр. Берсе яшел төскә манылган пумала белән иренен буяп маташа икән...  

Эш тәмамланганда, күрше читлектән каты гырылдаган сәер тавышлар килә башлый. Ул да булмый, читлек ишеге янына лап-лоп итеп ниндидер җәнлек якынлаша. Карчык куркырга өлгергәнче, читлек астындагы ярыктан кечкенә бала башы зурлыгындагы кызыл-сарылы йонлач тәпиләр күренә... Аннан тәкә мөгезенә охшаш тырнаклар идәнне  сыдыра башлыйлар.

– Вагон эченнән ничек сикереп төшкәнемне белми дә калдым, – дип сөйли хатын.

Зоопарк эшчеләре аны:

– Ул бит безнең Марта, бик тәртипле юлбарыс, – дип, озаклап  тынычландырганнар.

  Бу вакыйгадан соң  хатын, еш кына: “Мин инде беркемнән дә курыкмыйм” дип әйткәли башлады. Ләкин  шул вакыттан бирле зоопаркка да, циркка да барганы юк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев