Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Йөрәкләрдә иҗат дөрли янып торган учак кебек»

Халыклар дуслыгы йорты дигәч, төрле кошлар кунып сайрый торган тирәк күз алдына килә. Төрле милләт вәкилләре, иҗтимагый оешмаларны үз эченә алган әлеге бинада, иртәдән кичкә кадәр моң, җыр агыла, төрле түгәрәкләр эшли. «Кама таңнары» берләшмәсе дә үзенең «җылы оясын» монда тапты.

Моның өчен без шәһәр җитәкчелегенә, «Халыклар дуслыгы йорты» хуҗасы Васил Фаиз улы Хафизовка һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең элекке җитәкчесе, шәһәребезнең әдәбият аксакалы Фәтхулла ага Абдуллинга рәхмәтле. Һәр якшәмбе, бинаның икенче катында урнашкан бүлмәдә уза торган утырышта, без уй-фикерләребез белән уртаклашабыз, киләчәккә планнар корабыз, язылачак, басылачак әсәрләребезгә фатыйха алабыз. Әдәби берләшмә әгъзалары ел дәвамында яңа каләм тибрәтүчеләр белән тулыланып тора. Быел да берләшмә әгъзалары исемлеге ике кешегә артты. Дөресен әйтергә кирәк, әзерлекле, шигъриятнең асылын аңлый торган каләм ияләре. Шуларның берсе Габбасова Раушания Хаммат кызы Саба районы Олы Нырты авылында туып үсә. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында белем ала. 1983 елны гаиләсе белән Түбән Кама шәһәренә килеп урнаша.1983-1995 елларда 9 нчы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, 1995-1998 елларда шәһәр администрациясенең оештыру бүлегендә баш белгеч, 1998-2012 елларда шәһәр мәгариф идарәсе методик бүлеге мөдире булып эшли. Хәзерге вакытта 29 нчы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, шәһәр мәгариф хезмәткәрләре президиумы рәисе урынбасары.
Иҗатка, әдәбиятка мәхәббәте балачактан, мәктәп елларыннан башлана. Әсәрләре республика газета-журналларында басылып килә. 2018 елда «Болгар» радиосы оештырган, әниләргә багышланган әсәрләр бәйгесендә, җиңү яулый. «Күңел көзгесе» дип аталган шигырьләр җыентыгы авторы. Төпле фикерле, оештыру сәләтенә ия булган Раушания Хаммат кызын «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенең җаваплы сәркатибе итеп сайладык.
Моңга-җырга, шигърияткә гашыйк, «Талир тәңкә» ансамбле җырчысы, «Яшьлегем чишмәләре» клубының көтеп алган кунагы, Мөнҗия Зәкәрия кызы Хәлимованы шәһәребездә күпләр танып белә. Җырларда җырланган Сарман районы Иске Имән авылында, җиде балалы гаиләдә дөньяга килә ул. Әдәбият, сәнгатькә гашыйк гаилә, балаларын да үзләре үрнәгендә үстерәләр – җиде баланың бишесе өздереп гармунда уйный. Бишенче сыйныфта укыганда Мөнҗия дә кулына гармун ала, шул вакыттан гармун аның гомерлек юлдашына әйләнә. 1977 елда урта мәктәпне дүртле-бишле билгеләренә тәмамлап, Түбән Кама шәһәренә килеп нефтехимия көллиятенә укырга керә. Гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый, балалар бакчасында һәм «Өмет» тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куя. «Шигырь язуым әниемнән киләдер, әнием дә матур-матур шигырьләр яза иде», – дип аңлата, ул үзенең шигърияткә килүен. Бүген Мөнҗиябез очрашуларда гармун уйнап җырлый, үзе язган шигырьләрен укый. Иҗатта кайнаган кешенең күңеле якты, нурлы була. Әле күптән түгел генә үзенең матур юбилеен билгеләп үткән каләмдәшебез якты нур, җан җылысы сеңгән шигырьләре белән бар җиһанны яктыртсын, җылытсын дигән теләктә калабыз. Әдәби берләшмәбез янып торган учак кебек, иҗат кешеләрен үзенә чакырып тора. Үз фикердәшләрең булу, иҗатыңа күпмедер бәя бирелү, кирәк чакта төзәткәләп тору, икеләнеп торганда акыллы, төпле киңәш ишетү – бик мөһим нәрсә. Әдәби берләшмәнең әһәмияте дә шунда кебек.

Күчтәнәч

Озак кына уйлап йөрдем әле,
Күчтәнәчкә нәрсә алырга.
Иртүк торып башын ясап куйдым,
Ак ипекәй Сезгә салырга.

Тормышыма шөкер итә-итә,
Мичкә куйдым, тәмле пешсен дип.
Балачакта әни салган икмәк,
Һәммәбезнең исенә төшсен дип.

Хуш исләрен ул таратып торыр,
Кисеп куйгач табын түренә.
Сезгә ничек, ә үземә икмәк,
Зур күчтәнәч булып күренә.

Мөнҗия Хәлимова

Кыр казлары

Көзләр җиткәч, кыр казлары китә
Туган-үскән җирне калдырып,
Ничек гомер итәр икән алар
Ямьле күлләреннән аерылып.

Офыкларда кояш баткан чакта
Кыр казлары китә тезелеп,
Моңсулыкка ничек түзәр җаннар,
Сагынуга шулай өзелеп?

Язмышына буйсынып китә казлар,
Белми кая туктап каласын,
Кайтырлармы кабат, югалтмыйча
Үзенең парын, газиз баласын?

Кыр казлары язмышымы бездә,
Чит якларга киткән талпынып,
Очрашулар көтеп яши күңел,
Үткәннәрне барлый сагынып.

Раушания Габбасова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев