Туган як

Җырга гашыйк Нурзидә

Нурзидә апа Заһриева җырларда җырланган данлыклы Кукмара якларыннан. Элекке Тәкәнеш районы, Нырты авылы кызы ул.

Бу ачык күңелле, ягымлы ханым турында инде күптән язарга теләк булса да, менә әле генә җае чыкты. Беренчедән, яз җитүгә туган якларына кайтып китсә, икенчедән үтә тыйнак ул. Югыйсә, эшләгәндә фотосурәте Мактау такталарында торган, эш сөючән, тырыш, ягымлы чын татар хатынкызы ул.
Мәктәптә укыганда ук уку алдынгысы, чая, шук, бар эштә дә актив була Нурзидә. Әле һәр җәй, әтисе – совхозның иң тырыш механизаторларыннан берсе булган Әсгать абый белән комбайнда ярдәмче булып йөри. Әнисе Минзәлифә апа да төшеп калганнардан түгел – ир-атларны да уздырып, эскерт башында торган хатын.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Нурзидә Бөгелмәгә сатучылыкка укырга китә. Аны тәмамлап, туган якларына эшкә кайта. Сатучы, товаровед булып хезмәт куя. Буш вакытларында яшьләрнең активы өмәләр уздырып, кичләрен клубта төрле концерт-тамаша куеп авылдашларын ял иттерәләр. Җәмәгать эшләрендә актив катнашкан, күзләре очкын чәчеп торган кызны комсомол секретаре итеп сайлап куялар.
Кибеттә булачак ире белән очрашып, кияүгә чыга. Ире Фәндүс Актаныш якларыннан, Әнәк авылыннан. Аларның совхозына агроном булып эшкә килгән була. Гаилә корып бергә яши башлагач, тугры хатын, иренә терәк-таяныч булып, авылдан-авылга күченеп йөргәннән соң, 1976 елда Түбән Камага килеп төпләнәләр. Монда «Аш-су» комбинатына эшкә кереп, мәктәпләрдә пешекче булып эшли башлый. Тик квартир алу мөмкинлеге күренмәгәч, 1981 елда Шин заводына эшкә күчә. 1995 елда эшеннән квартир алу бәхетенә ирешә Нурзидә апа.
Хәзер инде фатиры да бар, сөенече, терәк-таянычы ике улы – Фәнис белән Рөстәм үсеп егет булып килә. Тик күңелгә нидер җитми, каядыр ашкына кебек. Шулай була бит ул, уйлаганың каршыңа килеп чыга! Монда да, танышы Халисә Миңнеханова очрап, шәһәрдә «Талир тәңкә» дигән ансамбль оешуын сөйләп, Нурзидәне ияртеп моң дәрьясына алып кереп китә. 1999 ел була бу. Менә инде 20 елдан артык җырлап, кеше күңеленә моң салып йөргән көне. «Талир тәңкә» ансамбле күрше авылларга концертлар белән бара. Алай гына түгел, күрше Чаллы шәһәрендә һәм тирә-як районнарда санаторийларда көтеп алынган кунак «Талир тәңкә». Ә ансамбльгә йөрүчеләр репертуарны бик сайлап кына алалар. «Кеше шундыйны тыңларга ярата бит», дип, замана такмакларын җырламыйлар алар. Максатлары – татар халкының моңлы, күңелләрнең иң нечкә хисләрен тибрәтә торган җырларын, халыкка җиткерү, оныттырмау.
Ә яз җитеп, шомыртлар чәчкәгә бөреләнү белән Нурзидәнең күңеле туган якларына ашкына. Анда аны туып-үскән нигезе, мәрхәмәтле, игелекле күрше-күлән, авылдашлары көтеп тора.
«Авыл гел үзенә тартып торса да, без туып-үскән, җырлап-биеп йөргән авыл юк инде ул хәзер», – ди ул үзе. Әйе, шул, безнең белән замана да картая күрәсең.
30 сутый бакчасында инә очы кадәр дә чүп күрмәссең. Бакча тутырып кабагын, кишерен – яшелчәсен үстерә ул. Яшелчә бакчасы гына түгел, чәчәк бакчасы да, әле аның туган нигезе. Үзе буйлы георгиннарына сокланып карамаган кеше юк. «Эш сөйгәнне – ил сөя» – ди бит халык. Үзе шундый хезмәт сөючән, тырыш, аралашучан хатынны танышлары, дуслары да ярата, үз итә.
Илһамия ГАФФАРОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: