Туган як

Өйдә — кайнар, ә бакчада — «горячий»

Мин, татар кешесе буларак, үз милләтем, халкым язмышы өчен борчылып яшим. Үзе татар булып та, чиле-пешле русча сүзләр кушып сөйләгән кешегә нәфрәт белән карыйм. Кемнәрдер бу проблеманы гаиләдән килә, ди, кайберәүләр балалар бакчаларын, мәктәпләрне сәбәп итеп куя. Кайсылары хаклыдыр?.. Минем улыма уналты яшь. Ул өйдә, бер генә рус сүзе дә...

Мин, татар кешесе буларак, үз милләтем, халкым язмышы өчен борчылып яшим. Үзе татар булып та, чиле-пешле русча сүзләр кушып сөйләгән кешегә нәфрәт белән карыйм. Кемнәрдер бу проблеманы гаиләдән килә, ди, кайберәүләр балалар бакчаларын, мәктәпләрне сәбәп итеп куя. Кайсылары хаклыдыр?..

Минем улыма уналты яшь. Ул өйдә, бер генә рус сүзе дә кыстырмыйча, саф татарча сөйләшә, татарча спектакльләр карый. Кызыма өч яшь тула. Аның теле - русчалы-татарчалы. Өйдә барыбыз да гел татарча гына сөйләшәбез. Ә кызыбыз күбрәк рус сүзләре куллана. Нишләп шулай?..

Кечкенә сабыйларның телләре ачыла гына башлаганда, балалар бакчаларында тәрбиячеләр алар белән русча сөйләшәләр. Кайбер бакчаларда кечкенәләр йөри торган татар төркемнәре бөтенлөй юк. «Менә бу группада бер тәрбияче татар иде, шунда барасызмы соң?» - дигәч, кызымны шул бер татар тәрбиячеле төркемгә йөртә башладым. 1,6 яшьлек баланың әле көчкә «әни», «әти» дип әйтергә өйрәнгән чагы бу. Яследән кайткач, ни «әни» дияргә, ни «мама» дияргә белми бала. Бер кайтканда бөтенләй «әбика»га әйләндем. Теге татар тәрбиячесенең оныгы көн саен шул төркемдө «әбика» дип елый икән. Ә әбисе оныгын ярата, юата, ди. Шуннан соң, кызым да миңа карап, «әбика» дип елый башлады.

Кызыма хәзер өч яшь тулып килә. Бервакыт кайткач, миннән: «Это что, ребята?» - дип сорый бу. Үзе үк җавабын да бирә: «Зайка, кукла...». Рус балалары янында тәрбияче «Это что?» дип сораганда, минеке генә бер үзе «Куян, курчак...» дип утырмас бит инде. Тора-бара әтәчебез дә «петушок»ка әйләнде. Авылга кайткач, табын янында ашап утырганда, дәү әнисе: «Кызым, өреп кап, кайнар», - дигән иде. Ул: «Ә садикта - горячий», димәсенме?!

Ә улым татар төркемле бакчага йөргән иде. Теле бозылмады. Кызыбызны алга таба да татар төркеменә күчермәсәк, рус баласы үсәчәк.

Шуңа күрә, барлык балалар бакчаларында да кечкенәләр өчен татар төркемнәре булдырылсын иде. Бүгенге көндә балалар бакчаларын сайлап алу мөмкинлеге юк диярлек. Бакчаларга - чират. Ә татар балалар бакчаларыннан килгән татар балаларын татар классларына бирү-бирмәү - монысы инде ата-ананың үзеннән тора.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: