Туган як

Язмышын үзе сайлагач

Габделбәр карт күз кабакларын көч-хәл белән генә ачып, үзенең ялгыз килеш салкын караңгы йортта булуын сиземләде. Аның теле аңкавына ябышкан, иреннәре кипкән, бер йотым гына булса да су эчәсе килә. Әмма ул ялгыз, су китерүче юк һәм булмаячак та. Әле кайчан гына гөрләп торган тормышы күптән пыран-заран килде. Тапкан маллары...

Габделбәр карт күз кабакларын көч-хәл белән генә ачып, үзенең ялгыз килеш салкын караңгы йортта булуын сиземләде. Аның теле аңкавына ябышкан, иреннәре кипкән, бер йотым гына булса да су эчәсе килә. Әмма ул ялгыз, су китерүче юк һәм булмаячак та.
Әле кайчан гына гөрләп торган тормышы күптән пыран-заран килде. Тапкан маллары җилгә очты. Акчасы тузды. Хатынын, балаларын ташлап, кыска итәкле, нечкә билле, ирләргә юмарт бичәләрне кочып гомере узды. Көче беткәч, малы тузгач, эчеп йөреп, эштән куылгач, алма битле түтиләр аның әйберләрен җыеп, тышка өеп куйдылар. «Ярык тагарак» янында калган ир бомж хәлендә, кайда җылы урын таба, шунда йоклый. Элекке баһадир өрәккә калды. Өенә кайтып, Газраилдан үлем көтеп ятасы гына калды.
Хатыны Бәдерниса, чибәрләрдән булмаса да, төшеп калганнардан түгел иде. Ул аш-су хәзерләүгә оста. Ире кайсы вакытта кайтса да, тәмле ашын өлгертә. Ире ашап-эчкәч, мунча кереп, коньяклар белән сыйлангач, ята да гырлый-гырлый рәхәтләнеп йоклый. Бәдернисаның ашатып-эчертеп, эшкә озатып, каршы алып, ул нәрсә әйтсә, шуны берсүзсез үтәүче булуына күнеккән ул. Хатын эштә булырга тиеш түгел дип, өйләнгән көннән эшкә чыгарга рөхсәт итмәде. Хатын иренә каршы килә алмады, тыңлады. Ире түрә булгач, еш кына йә кунакта була яки көннең теләсә кайсы вакытында кунак ияртеп кайтырга мөмкин. Бәдерниса аларны якты йөз белән каршы алып, ашатырга-эчертергә тиеш. Габделнур балда-майда йөзде, әзердә генә яшәде.
Бер-бер артлы ике балалары дөньяга килде. Әтиләренең аларны алдына алып сөйгәне булмады, Габделнур балалар тавышын яратмады. Хәтта: «Эштән кайтып ял итәргә дә бирмиләр», - дип мыгырданды. Әкренләп хатыныннан да суынды, тизрәк эшкә китәргә, соңга калып «эшләргә» тырышты. «Мин акча эшлим, син эшләмисең бит», - дип йөрәгенә тиде.
Бәдерниса түзде, эченә җыйды, төннәрен ире кайтмаганда, балалардан качып елаган чаклары да күп булды. Иренең кыек юлда йөрүен йөрәге белән сизде, чит кешеләр дә бу турыда ирештерделәр. Авызында кан булса да, төкермәде ул, балаларына әтиләренең нишләп йөрүен сиздермәде. Ул авыруга сабышты, вакытыннан алда картайды, сулды.
Хатыныннан шактый читләшкән ир азгын хатыннар кочагында назланды, рәхәт күрде. Бәдернисага кирәк-яраклар алырга акча бирми башлады. Ә ул терлек асрап, сөтен-маен сатты. Кул эшләре тотып, акча юнәтеп, балаларны туендырды. Җитәкче хатынының юньле киеме дә булмады, урамга чыгарга оялды, газаплы тормышына әрни-әрни елады, үз-үзенә кул салырга теләгән чаклары булды. Асылынырга җыенып, бауны кулына алып, ничә тапкыр кире ташлады. Әмма бу бауда кызы асылынып, бакый дөньядан китәр дип уйлап та карамады.
10нчы сыйныфта укучы кызы, иртән күрше авылга автобус белән китеп, кире кайтырга кичке рейска өлгермичә, «попутка»га чыга. Машина йөртүче ир аны кыйнап көчли. Кыз төнлә юл кырыенда табыла: канга баткан, тәннәре кара янган, елый, бер сүз дә әйтә алмый. Аңа карап, әнисенең түземлегенә нокта куела. Әтиләре кайтып кергәч, балалары алдында аны фаш итә. Чын йөзен ача. Бу сүзләр кызга бик каты тәэсир итә.
Төнлә асылыныр алдыннан ул өйдәгеләргә хат язып калдыра. Үлемендә үзен көчләгән адәм актыгын да, әтисен дә, еллар буе дөресен сөйләмичә түзеп яшәгән әнисен дә гаепли.
Әтисе исә хәсрәткә батып ятмый гына түгел, иртән торып, сөяркәсе янына китә һәм өенә башка кайтмый.
Бәдернисаның кайгыдан авыруы көчәйде. Әмма улы өчен яшәргә тырышты. Әзрәк уңайланып килгәндә, тагын кайгы: кичен күрше авылга сөйгән кызы янына мотоциклда барганда авариягә очрап,улы җан-тәслим кылды. Бу кайгы әнисен бөтенләй аяктан екты. Аягына басып, аны озата да алмады. Озак тормады, улы артыннан үзе дә «китеп барды». Йортта беркем калмады. Мирас итеп алырга теләүче булмады. Хәсрәтле өй беркемгә кирәкмәде...
Карт шулай үткәннәрне уйлап көннәрне, төннәрне уздыра. Әмма үкенеп кенә, бернәрсәне дә кайтарып булмый шул.
Суфиян МИНҺАҖЕВ,
мәгариф ветераны.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: