Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Язмышың – үз кулларыңда

Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, һөнәргә кагылышлы фикерләр дә шулкадәр. Берәүләр бары тик акыл хезмәте белән бәйле һөнәр сайласа, икенчеләргә физик көч куеп эшли торган белгечлек якынрак. Бүгенге көндә яңадан-яңа һөнәрләр барлыкка килеп кенә тора. Брокерлар, менеджерлар, курьерлар, банкирлар - тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. Беренче карашка, бәлки бу һөнәрләр...

Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, һөнәргә кагылышлы фикерләр дә шулкадәр. Берәүләр бары тик акыл хезмәте белән бәйле һөнәр сайласа, икенчеләргә физик көч куеп эшли торган белгечлек якынрак. Бүгенге көндә яңадан-яңа һөнәрләр барлыкка килеп кенә тора. Брокерлар, менеджерлар, курьерлар, банкирлар - тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр. Беренче карашка, бәлки бу һөнәрләр заман таләбенә туры да килә торганнардыр. Ләкин «Син дә мулла, мин дә мулла, атка печән кем сала?» кебегрәк булып чыга. Син - брокер, мин - менеджер, ә кем завод-фабрикаларның, гомумән җәмгыятебезнең киләчәге өчен кайгыртыр?

Эшче һөнәре элек-электән абруйлы саналган. Эретеп ябыштыручы, автомеханик, слесарь кебек һөнәрләр бүгенге көндә бик кирәк. Миңа калса, уналты яшьлек егетләрнең, 9нчы классны тәмамлап, һөнәри лицей һәм училищеларга укырга кереп, белгечлек алып чыгулары - төптән уйлап эшләнелгән җаваплы һәм әһәмиятле адым. Армия хезмәтеннән кайтуга, үз белгечлекләре буенча эшкә дә урнашсалар! Югары уку йортына читтән торып укырга да керергә була бит әле. Баласының сау-сәламәт булып, үз көнен үзе күреп, хезмәт итеп яшәве ата-анага да зур бәхет. Тарта-суза 11нче классны тәмамлап, көчкә-көчкә югары уку йортына кереп, аны да 5нче курска кадәр әти-әни акчасын түгә-түгә укыган егетләргә караганда, армиядә хезмәт итеп кайткан, белгечлек алып, заводларга эшкә урнашкан егетләр күпкә абруйлырак күренәләр. Минемчә, һәр кеше үз язмышын үзе сайлый. Юк, һич кенә дә «Ата-ана фикеренә колак салмагыз!» - дип әйтәсем килми. Әти-әни бервакытта да начар киңәш бирмәсләр. Ләкин 10нчы класска баручылар инде үз киләчәкләрен күз алдына китерергә тиештер, дип уйлыйм. 11нче классны тәмамлаган вакытта нинди имтихан сайларга белмичә, аптырап йөрүче егетләргә, кызларга бик гаҗәпләнәм һәм моны җавапсызлык дип саныйм.

Түбән Кама киләчәктә дә чәчәк атсын, гөрләп үссен, дигән теләктә яшим. Моның өчен үз туган төбәген яраткан, укымышлы, киләчәкләрен күз алдына китереп, иртәгесе көнне уйлап яшәүче яшьләр күбрәк булсын иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев