Туган як

Язгы ташкынга уралган фаҗига

Бу язмада туган авылым Кызыл Чапчакның ачлык, ялангачлык, мохтаҗлыкта үткән Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле җан өшеткеч ачы фаҗигасе турында сөйләргә җыенам. Ачлык-ялангачлык һәм шул ачлык афәте китереп чыгарган трахома, малярия, скарлатина, корчаңгы аркасында, халыкның һәр көне газап чигүле иде. 1943 елның 22 апреле - бөек юлбашчыбыз Ленинның туган...

Бу язмада туган авылым Кызыл Чапчакның ачлык, ялангачлык, мохтаҗлыкта үткән Бөек Ватан сугышы еллары белән бәйле җан өшеткеч ачы фаҗигасе турында сөйләргә җыенам.
Ачлык-ялангачлык һәм шул ачлык афәте китереп чыгарган трахома, малярия, скарлатина, корчаңгы аркасында, халыкның һәр көне газап чигүле иде.
1943 елның 22 апреле - бөек юлбашчыбыз Ленинның туган көне. Язгы төнге салкынлык җирне бераз катырган. Ә безне туендыручы да, язмышларыбызны аянычлы итүче дә булган Зәй елгасы суы үз ярларыннан ташып чыккан - бар дөнья су астында калгандай, елга өстендә сирәк-мирәк кенә эре-эре бозлар ага.
Менә шул көнне, иртән-иртүк, авыл халкы Зәй елгасы буена җыелышты: хатын-кызлар, сугышка ярамаган ир-ат, авылда калган яшүсмерләр, укучы балалар.
Ташлык басуында (Мөсәгыйть тавыннан менгәч, Ташлык урманына кадәрге басу) көздән күбәләргә җыеп та, сугарга өлгермичә, басуда кар астында калган борчак бар икән. Ачлыктан кая барып бәрелергә, ни эшләргә белмәгән мескен авыл халкы өчен шул борчак басуы - ачлыктан котылып калу әмәле. Ә аның азагы ифрат та авыр фаҗига белән тәмамланачагы турында беркем дә уйламаган шул...
Ташу киңәйткән елга ярындагы 30-40лап кеше арасында мин дә бар идем. Аркасына биштәр аскан, аягына чабата кигән сигез яшьлек кызчыкның шундый юлга чыгуын, хәзерге заманда уйларга да куркыныч. Каһарманлыкмы бу, исәрлекме, әллә ачлыктан котылып калу, яшәр өчен тырышу-тырмашумы? Ничәмә-ничә еллар узса да, һаман җавап таба алганым юк...
Зәй елгасы ургып-ургып ага. Авыл ягындагы ярдан икенче як яр көчкә-көчкә генә күренә. Халык шау-гөр килә, чөнки аръякка чыгарга көймә бар, ә ишкәкләре юк икән. Колхозчылар элекке көнне колхоз рәисеннән рөхсәт сораган булганнар, ә ул ризалашмаган һәм, күрәсең, халык эшне ташламасын дип, көймәнең ишкәкләрен яшереп куйган.
Бүгенгедәй күз алдымда, Зәй урамы дип йөртелүче урамыбызның иң очында Ибраһим абыйлар яши иде. Әнә шулардан ипи көрәге сорап, өстенә зәңгәр кием (әллә күлмәк, әллә костюм инде) кигән, миңа, бала кешесенә, бик тә озын гәүдәле булып күренгән Кәбир улы Зәкәрия абый, җыелган халык белән шулар өе арасында йөрепме-йөри. Ниһаять, ике данә ипи көрәге тапкан Зәкәрия абый, берүзе, халыкны аръякка чыгарып бетерде.
Без, ачлыкны берничә көнгә генә булса да онытып тору бәхете тигәнгә куана-куана, юлыбызны дәвам иттек.
Тауга менү юлында иң беренче киртә - таудан шарламадай бөтерелә-бөтерелә аска ургылучы су. Әле иртән ул алай бик үк куркыныч түгел иде, чабаталарны суга батырмыйча чыга алдык. Ә кайтуыбызга... бу ерганак ургыла-ургыла агучы зур елгага әверелгән иде.
Озын, биек Мөсәгыйть тавын менгәч тә әле, борчак басуына байтак барырга кирәк иде, чөнки ул урман кырыенда ук булып чыкты.
Тау өстенә менүгә, күз явын алырлык манзара ачылды: күз күреме иңләрлек киңлеккә түшәлгән ап-ак кар кояш нурында изрәп, оеп утыра. Гүя, ташкын сулы ярсу Зәй елгасы да юк... Ләкин ач халыкның ул матурлыкны күреп хозурланырга вакыты юк, ул аны күрми дә иде, ахрысы. Барысы да, дөньясын онытып, борчак күбәләре эзли. Язгы кояш җылысында очлары кардан арынган күбәләрне йөгерә-йөгерә эзләп табабыз да, шунда ук борчагын сугабыз һәм бозланып каткан борчакны биштәрләребезгә тутырабыз... Биштәребез тулып, көн кичкә таба авыша башлагач, "кайтабыз", дигән әмер бирелде. Биштәр тулы борчак ачлыкны да, ару-талу да оныттырды. Беребездә дә, исән-сау кайтсак иде, дигән уй-фикер булмаган шул...
Тау төшүгә, каршыбызда - киң елга сыман җәелеп агып ятучы су. Тезгә кадәр җиткән суны ерып чыктык, аякларыбызда - мыекланып беткән чабаталар.
Менә Зәй ярына да килеп җиттек. Авылыбызның бөтен халкы безне каршы алырга җыенган. Әнә, беренче көймә безне алырга чыгып килә. Үз күзләремә үзем ышанмыйм: ипи көрәкләре белән суны ашыга-ашыга ишеп, көймәдә безгә таба ыргылучы - минем газиз әнкәем Зәйтүнә. Баласы өчен, ана дигән изге җан үз-үзен янып торган утка да, ургылып аккан язгы ташу суына да ташларга әзер шул... Югыйсә, яр буе тулы халык арасында ир-атлар да күп. Минем газиз анам, "ничек көтеп утырыйм яр буенда, йә утыртмаслар", дигәндер инде, хатын-кыз башы белән ялгызы көймәгә утырып, ташкын арасына кереп киткән...
Без, беренче көймәдәгеләр, шашып-ташып аккан Зәй елгасын исән-сау кичтек һәм, куана-куана, өйләребезгә йөгерештек.
Кайтып чишенеп (аяклар лычма су эчендә), табынга гына утырган идек, урамнан елаган, кычкырышкан тавышлар ишетелде. Тәрәзәдән карасак, урам тулы халык Зәйгә таба чаба. Рәкыя белән сеңлесе Рәмзиянең дә, җитәкләшкән килеш, елый-елый йөгерүләре күренде. Без дә урыннарыбыздан сикерешеп торып, су буена чыгып йөгердек. Ә анда... мәхшәр купкан. Бездән соң чыккан көймәгә 14 кеше (аркаларында авыр биштәрләр) утырган булган. Бу, әлбәттә, кечкенә генә көймә өчен бик авыр йөк. Шуңа да көймә, ярга чыгып җитә алмыйча, бер якка авыша да, үзендә булган адәм балаларын су төбенә озата...
Әйтеп тә, язып та аңлатырга мөмкин булмаган мәхшәр - су өсте тулы халык... Түбән оч Заһидулла абый, озын колга сузып (аны шулай тиз арада кайдан тапкандыр), кызы Мәймүнәне тартып чыгарырга өлгерә. Туйбикә түтине өстендәге кәҗә тиресеннән тегелгән саргылт төстәге җиңел туны, батырга ирек бирмичә, су өстендә тотып тора. Ярдан көймә белән кереп, үги әнисе - Хәсби түти алып чыгып, аны да үлем тырнагыннан йолып кала.
Мәүлидә апамның якын дусты, күршедә яшәүче Әкрәмә апаны Зәйдә кара әҗәл саклап торган икән... Тугызынчы класста яхшы билгеләренә генә укучы, кап-кара озын толымнары белән урамыбызны бизәүче җырчы Әкрәмә апа... Ул иртәдә мәктәпкә барырга дип әзерләнгән булган. Үги әнисе: "Әнә, бар кеше аръякка борчакка чыга, синең тамагыңны мин нәрсә белән туйдырыйм", - дигәч, теләр-теләмәс кенә өс-башын алыштыра да, су буена төшә. Әтисе Кашап бабай хатыны сүзенә каршы килә алмагандыр, күрәсең. Әкрәмә апаның аягында - авыр солдат ботинкасы, өстендә сырган авыр бишмәт иде. Ул шул мәшхәрдә суга батты. Яр кырыенда гына, әрәмәгә эләгеп, баткан булган мәрхүмәкәем (биштәрен дә салмаган). Кашап бабай төне буе яр буйлап кызын эзләп, кычкырып йөрде (ул хәлне без - балалар да күрдек, ишеттек). Икенче көн иртәсенә Зәй суы кимегән, ярлар судан чыккан иде. Әнә шунда Әкрәмә апаны табып алдылар.
Безнең каршы як күршебез - Иваново шәһәреннән улы Рафаэль белән кайтып, ераграк туганы Фәһимә түтиләрдә өйдәш булып яшәүче Разия апа бар иде. Ул йортта әле тагын - Миңҗамал әби, Хәдичә апа, Фәһимә түтинең кызы, улы Миңнәхмәт... Үзләре күп була торып та, читтән кайткан туганнарын сыендырырлык киң күңеллелеккә исең китәрлек! Икесенең дә ирләре каһәрле сугыш кырында ятып калды.
Әнә шул Разия апа газиз җан кисәген - улын ятим калдырып, ташкын су белән агып китте. Соңыннан Рафаэльне авылыбызның бер мәрхәмәтле кешеләре уллыкка алдылар (сораштырып карадым, кемнәр икәнен белүче табылмады). Ул егет тормышта югалып калмады, укыды, гаилә корып, Себер якларында гомер кичерде.
Шушы газаплы көннең тагын бер фаҗигале шәһите - Мәлик абыйның хатыны, Рәкыя белән Рәмзиянең әнисе Гыйльмеруй түти. Аның да ире сугыш корбаны булды. Ул газиз ана да, ике кызын ятим итеп, Зәй төбенә китте. Ә ул кара кайгылы көнне Рәкыя җаныкаем, әнисенең суга батуын күргәч, Зәй елгасы яры буйлап (анда әрәмәлек, бозлы су тулы чокыр-чакыр) елый-елый, кычкыра-кычкыра, Җәрәмәйгә (икенче якка җәй көне елга суын ерып чыга торган саерак урыны) кадәр барып җиткән. Рәкыя елга уртасыннан агып барган бүрекне, әнкәсе Гыйльмеруйның башы күренә дип уйлап, чакыра-чакыра йөгергән дә йөгергән, елаган да елаган. Ләкин ул кемнеңдер башыннан төшеп суга аккан бүрек кенә булган шул...
Фаҗигале яз үтте. Җәйнең матур бер көнендә, балыкчылар җәтмә белән балык сөзә башлагач, Тоба авылы буасында (Зәй елгасы аша ясалган) Разия апа белән Гыйльмеруй түтинең гәүдәләренә тап булалар. Авылыбыз халкы, аларны алып кайтып, хөрмәтләп җир куенына тапшырды...
Әниләре вафатыннан соң, Рәкыя белән Рәмзиягә тормыш үзенең ачысын-төчесен күп татытты. Үз тамакларын үзләре туйдырып, бик инсафлы, эшчән булып үстеләр. Тәртипле, тырыш ир хатыннары булып, балалар биләп, халык хөрмәтен яуладылар. Тик җаныкаем Рәкыя үзенең дүрт сабыен - Рәйсә, Рәсимә, Вәсилә һәм Мәгъсүмҗанны ятим калдырып, яшьли гүр иясе булды.
Илебезгә ничәмә-ничә миллион корбаннар китергән Бөек Ватан сугышында, җиңү таңын якынайту өчен, тыл фидакарьләренең хезмәтен, алар күргән михнәтне, ачлык-ялангачлыкны, ул авыр елларда адәм баласы иңенә төшкән авырлыкларны әйтеп тә, язып та бетерерлек түгел. Шул исәптән, туган авылым Кызыл Чапчакка 1943 елның язгы бер көне китергән мәңге онытылмас фаҗигане дә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: