Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Яшьләр сынатмадылар

Кызыл Чишмә бистәсенең «Мирас» мәдәният йортында Түбән Кама гүзәле һәм батыры сайланды. 2012 елдан башлап ел саен уздырылучы бу күркәм бәйгенең сайлап алу өлеше «Ковер» яшьләр үзәгендә үткән иде. Нәтиҗәдә, финалга җиде кыз һәм биш егет чыккан.

«Мирас»ның залы тамашачы һәм җанатарлар белән туп-тулы иде. Чакырылган кунаклар арасында шәһәр администрациясе вәкилләре, аксакаллар шурасы әгъзалары булды.
Фестиваль бик мавыктыргыч узды. Аны үткән елгы җиңүчеләр Диана һәм Шамил алып барды. Яшьләрнең һәр чыгышы көчле алкышларга күмелеп барды. Алар төрле бәйгеләрдә көч сынаштылар. Җырлап яки шигырь сөйләп, үзләре белән таныштырулары, осталыклары, сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары сокландырды. Кызлар аш-суга уңганлыкларын да күрсәттеләр. Биремдә кушканча, алар конкурска үзләре әзерләгән милли ашны алып килделәр: бавырсак, чәкчәк, өчпочмак... – өстәлләр сыгылып кына торды.
Бәйгеләр үзешчән артистлар җырлавы белән үрелеп барды. Югары Чаллы яшьләре биюе дә беркемне битараф калдырмады. Конкурста катнашучылар өчен чын күңелемнән борчылып утырдым, һәрберсенә эчемнән уңышлар теләдем. Туп-тулы зал алдында сәхнәдә чыгыш ясау бик авыр, үзе бер батырлык инде ул.
Нәтиҗәләргә килгәндә, жюри әгъзаларының бәяләве белән тулысынча килешәм. «Түбән Кама гүзәле – 2019» исеменә Гөлчәчәк Рәхмәтуллина лаек дип табылды. 1нче урын Сафия Нәҗиповага, 2нчесе – Алия Мөхәммәдиевага, «бронза» Айгөл Хәмидуллинага бирелде. «Иң уңган кыз» дип Гүзәл Гомәрованы, «Сәхнә остасы» номинациясендә җиңүче итеп Гөлгенә Миңнегалиеваны игълан иттеләр.
Егетләргә килгәндә «Түбән Кама батыры – 2019» исеме Әмир Гәрәевкә бирелде. Беренче урынга – Таһир Әшрәпов, икенче урынга – Радил Гарипов, өченче урынга Айназ Талипов лаек булдылар. Марат Мөхәммәтов исә «Сәхнә остасы» номинациясендә җиңде.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев милли гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саф татар телендә күрсәтә белгән яшьләргә, аларның әти-әниләренә, укытучыларына һәм тамашачы халыкка рәхмәт җиткерде.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев