Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Яшьлегемне очраткандай булдым

Түбән Кама – җыйнак шәһәр. Шулай да соңгы елларда юлым төшмәгән урамнары бар икән әле анда.

Хезмәт кешесенең, аеруча сәнәгать зонасында эшләүчеләрнең җәяү йөрергә вакытлары да калмыйдыр. Язын бакча сезоны башлана, кышын чаңгыда йөрисе килә. Шулай, тормышның вак-төяк мәшәкатьләре белән гомер уза тора. 
Көннәрнең берсендә, сәбәп чыгып, күптән булмаган бер урамга барырга туры килде. Бер сәяхәт булды ул минем өчен. Менә беренче номерлы йорт, юлның икенче ягында – мәктәп. Мин атлаган якта тугыз катлы йорт, клуб. Дөресрәге, элек клуб иде ул, хәзер инде башка исем бирелгән. Алда – ЗАГС. Шулай бара торгач, Кояшлы урамына килеп чыктым. Монда Тукай паркы бар. Андагы әкият персонажлары белән «сөйләшеп» йөрдем. Ерактан «Шайтан тәгәрмәче» (Чертово колесо) күренеп тора. Теләге булган кеше, шәһәрдә дә ял итәрлек урын таба ала икән бит! Әнә китапханә. Анда эшләүче ханымнар барысы да шундый ягымлы, һәр соравыңа җавап бирәләр.
Бу урамда безнең яшьлек сукмаклары салынган, анда безнең яшьлек эзләре калган. Әйе, Яшьлек урамы шәһәрнең иң карт, әмма яшьлек урамы ул. Биредәге клубка яшьләр җыела, концерт-спектакльләр була иде. Тукай паркындагы шушы персонажлар безнең яшьлек хатирәсен саклый кебек. Без бит шул әкиятләрне укып, киләчәккә зур өметләр баглап яшәргә өйрәнгән буын вәкилләре. 
Паркта әнә шундый якты уйлар белән йөрдем. Аны тудырган архитектор Фирдәвис Хановка рәхмәт. 
Шушы язманы укыгач, һич иренмә, мең тапкыр барган булсаң да, тагын бер барып кайт әле син Тукай паркына, бәлки син дә яшьлегеңне очратырсың...
Васил ГАЛИЕВ.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев