Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Яшеллек кемгә комачаулый?

Түбән Камага килгәнемә быел 42 ел булды. Килгән елларда шәһәр буенча утыртылган күпсанлы яшь агач үсентеләрен күреп гаҗәпләнә идем. Нигә шулкадәр тырышып шәһәрне яшелләндерәләр? Ул вакытта киләчәктә шәһәребез тирәсендә шулкадәр химия заводлары төзелер дип уйлап бетермәгәнмен икән әле. Шәһәребезнең беренче төзүчеләре, хәзер инде аксакаллар, моны бик яхшы аңлаганнар, шәһәр халкын...

Түбән Камага килгәнемә быел 42 ел булды. Килгән елларда шәһәр буенча утыртылган күпсанлы яшь агач үсентеләрен күреп гаҗәпләнә идем. Нигә шулкадәр тырышып шәһәрне яшелләндерәләр? Ул вакытта киләчәктә шәһәребез тирәсендә шулкадәр химия заводлары төзелер дип уйлап бетермәгәнмен икән әле. Шәһәребезнең беренче төзүчеләре, хәзер инде аксакаллар, моны бик яхшы аңлаганнар, шәһәр халкын азмы-күпме булса да химия сөременнән саклау максатыннан, тырышып-тырмашып агач үсентеләре утыртканнар. Бүген ул үсентеләр зур агачлар булып, шәһәребезгә бер самими матурлык биреп торалар. Безнең Түбән Кама кебек яшеллекә күмелгән шәһәр Татарстанда гына түгел, Рәсәйнең үзендә сирәк.Әмма шәһәребездә берничә ай элек башланган «агачларны тунау» кампаниясен без - аксакаллар берничек тә аңлый алмыйбыз. Ул яшеллеккә кул күтәрүче «акыллы башлар» нигә аңламыйлар икән: һәрбер кисеп ташланган ботак йөзләгән яфрак яра, ә һәрбер яфрак күпмедер дәрәҗәдә һаваны чистарта. Әле бит ботакларны гына «тунау» бер хәл, күп урыннарда агачларның үзләрен дә кисеп утын итәләр. Кискән агач урынын карыйсың да: «Бу агач ни җәяүлегә, ни машина йөртүчегә комачауламаган бит, нигә кискәннәр икән? Кемнеңдер бакчасына утын кирәк булган, ахры», - дип уйлыйсың.
Хөрмәтле җитәкчеләр, үтенеп сорыйбыз, туктатыгыз бернинди кысагада сыймый торган бу гамәлне. Бәлки сез: «Аның каравы, ел саен фәлән мең төп агач утыртабыз»,- дип әйтерсез. Дөрес, утыртыла, ләкин аларны караучы, су сибүче җаваплы кешеләр генә юк. Шул сәбәпле, утыртылган агачларның шактые корып юкка чыга. Бу чыгымнар салым түләүчеләр исәбенә эшләнә дип беләм.
Мәснәви ҺАДИУЛЛИН,
Түбән Кама аксакаллар шурасы рәисе урынбасары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев