Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Ярты гасыр яшәсә дә...

Укытучы һөнәрен сайлап, гомерен укучыларына белем бирүгә багышлаган кешенең вакыты мәктәптә, балалар арасында үтә. Ә инде дәрестә укучың үз ана телендә сөйләшсә, аны яратса, анысы - һәр татар теле укытучысы өчен олы бер горурлык. Безнең 10нчы мәктәп укытучысы Тәнзилә Мисхәт кызы Тимофеева да, хаклы рәвештә, үз укучыалрының татар телен белүе...

Укытучы һөнәрен сайлап, гомерен укучыларына белем бирүгә багышлаган кешенең вакыты мәктәптә, балалар арасында үтә. Ә инде дәрестә укучың үз ана телендә сөйләшсә, аны яратса, анысы - һәр татар теле укытучысы өчен олы бер горурлык. Безнең 10нчы мәктәп укытучысы Тәнзилә Мисхәт кызы Тимофеева да, хаклы рәвештә, үз укучыалрының татар телен белүе белән горурлана ала. Башка дәресләрдә тыныч кына утыра алмый торган егетләрне дә алыштырып куялар диярсең, бөтен игътибарларын биреп, Тәнзилә апаларын тыңлыйлар. Ә бу укытучы һәрнәрсәне бөртекләп, төгәллек белән укучыларына җиткерә белү сәләтенә ия. Аның әдәбият дәресләре генә дә ни тора! Татар язучылары, аларның әсәрләре турында укытучы шундый матур итеп сөйли, тизрәк шул әсәрне табып укыйсы килә башлый. Әнә шулай ул китапка мәхәббәт тәрбияли, балаларны уйланырга, татарча фикер йөртергә өйрәтә. Ярты гасыр яшәсә дә, «Сезнең белән булганда, мин әле унсигездә генә», дип шаяртучы укытучының йөрәк түрендә балаларга карата булган олы мәхәббәт һәм үз һөнәренә тугрылык яши. Үз хезмәттәшләре өчен өлге булып торучы Тәнзилә ханым гаиләсендә дә - иренең сөекле хатыны, кызы белән улының изге әнисе, оныкларының яраткан әбисе. Аңа киләчәктә уңышлар гына юлдаш булып, әле озак еллар дәвамында үз укучыларында татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X