Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Җәяүле күктән очсынмы?

«Березка» кибете янында трамвайдан төшкәч, юлның икенче ягында урнашкан 43нче йортка (Шинчылар урамы) кайтучылар юл аша очып йөрергә тиештер инде. Биредә җәяүлегә юл аша чыга торган бер урын да, шуны аңлата торган бер билге дә юк. Әле көз көнендә, юл йөрү кагыйдәсен үтим дигән кеше ничек йөрер иде икән дип,...

«Березка» кибете янында трамвайдан төшкәч, юлның икенче ягында урнашкан 43нче йортка (Шинчылар урамы) кайтучылар юл аша очып йөрергә тиештер инде. Биредә җәяүлегә юл аша чыга торган бер урын да, шуны аңлата торган бер билге дә юк.

Әле көз көнендә, юл йөрү кагыйдәсен үтим дигән кеше ничек йөрер иде икән дип, шул тирәдән кагыйдә буенча юл аша чыгарга ниятләдек. Трамвайдан төшкәч, эчке юлны кистереп, каршы якка («Барс» кибете) чыгарга кирәк. Машиналар туктаусыз йөреп торучы эчке юл читендә бернинди билге дә күрмәгәч, «Көнкүреш йорты»на таба юнәлдек. Анда да юлның икенче ягына чыгарга омтылуыбыз уңышсызлыкка очрады. Без бит кагыйдә кушканча гына йөрергә булдык. Шулай итеп, «Көнкүреш йорты»на кадәр җиттек, әмма җәяү тәпиләүче кешегә юл аша чыгарга рөхсәт бирә торган билге күренмәде.

Борылдык та, кабат «Березка» янындагы тукталышка юнәлдек. 2нче трамвай Менделеев урамына борыла торган чатта тиешле билгегә юл аша чыктык. Әмма бит безгә Шинчылар урамындагы 43нче йортка кайтырга кирәк. Бызов базары тукталышына кадәр тәпиләдек һәм, ниһаять, олы юлда аркылы ак сызыклар, җәяүле өчен тиешле юл билгесе күреп, җиңел сулап куйдык.

Тик, әйтегез әле, юл кагыйдәсен төгәл үтим дип, берәрегез өенә урау юлдан кайтамы? ГАИда яңа җитәкче диләр, берәр көнне килеп, үзе тәпиләп карасын иде шул тирәдә. Шуннан соң, бәлки, юл билгесе хасил булыр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев