Туган як

Ялчыгол эзләре буйлап

8 августта Зәй районы Имәнлебаш авылында күренекле татар мәгърифәтчесе, дин эшлеклесе, галим, язучы Таҗетдин Ялчыгол тормышына һәм иҗатына багышланган Ялчыгол укулары узды.

Анда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, профессорлар Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов, Татарстанның башка районнарыннан килгән имамнар, тел һәм әдәбият белгечләре, татарның үткәненә һәм киләчәгенә битараф булмаган зыялылар катнашты. 
Шунысын да әйтеп үтми мөмкин түгел, бу укулар быел алтынчы мәртәбә уздырыла. Түбән Кама районыннан аксакаллар шурасы рәисе Зирәк ага Шиһапов, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә ханым Нәбиуллина, шагыйрьләр Ралия Кәримова, Рифкат Әхмәдиев тә булды анда.
Килгән кунакларны авыл кырындагы яшел аланлыкта каршы алгач, иң беренче эш итеп, Ялчыголның рухына дога кылырга зиратка юнәлдек. Аннан соң Имәнлебаш авылы мәдәният йортына кузгалдык. Имәнлебашлар кунаклар килүгә яхшы әзерләнгән, һәр өй каршысына татар халкының милли йөзен чагылдыручы күргәзмә ясап куярга да иренмәгәннәр. 
Укулар Коръәни Кәрим аятьләрен уку белән ачылып китте. Дога белән башланган эш хәерле була, монысын да истә тоткан оештыручылар. Беренче итеп сүзне Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов алды. Ул килгән кунакларны саф татар телендә сәламләп, районда Таҗетдин Ялчыголның тормыш юлын, иҗатын, мирасын өйрәнү максатыннан башкарылган зур эшләре турында сөйләде. Зәй шәһәренең Җәмигъ мәчете Ялчыгол исемен йөртә икән, Ялчыгол исемендәге музей һәм мәдрәсә эшләп килүе дә мактауга лаек.
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның чыгышы да кызыклы, бай эчтәлекле булды. Күренекле галимнең татар халкының рухи тормышын чагылдырган күп кенә хезмәтләре бар, дип ассызыклады мөфтиебез. «Аның «Тәварихе Болгария» китабы татар халкының тарихын ачып сала һәм халкыбыз ислам динен Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм безнең җирләргә җибәргән сәхабәләр кулыннан кабул иткәнлеге турында сөйли. Язучының иң күп таралган хезмәте исә – «Рисаләи Газизә» китабы. Әлеге китап беренче тапкыр 1847 елда Санкт-Петербургта нәшер ителә, ә аннары 1850 елда – Казанда, соңрак ул 40 тапкыр (!) төрле тиражлар белән басыла, Идел буе – Урал төбәкләрендә тарала. Аның иң зур казанышы шунда ки, ул безгә исламга чакыруның иң үтемле һәм күркәм чаралары һәм үрнәкләрен күрсәтә. «Рисаләи Газизә», дөрестән дә, һәр мөселман кешесенең шәхси китапханәсендә булырга тиешле хезмәт», – диде Камил Сәмигуллин үзенең чыгышында. Килешәсездер, газета укучыларыбызның һәм татарларның күбесе галим Таҗетдин Ялчыгол турында бик аз белә һәм бу – безнең зур кимчелегебез.
Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның чыгышы да бай эчтәлекле булды, профессорлар Хатыйп Миңнегулов һәм Фоат Галимуллин, Мамадыш районыннан килгән, авылының  тарихын өйрәнүне үзенә максат итеп алган Рәисә Муллахмәтова, язучы, «Казан утлары» журналы редакторы Рөстәм Галиуллин, Зәй мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы рәисе, Ялчыгол укуларын башлап җибәрүче Сәгыйть хәзрәт Камалов, галимнең нәсел дәвамчысы Гамир Таҗетдинов һәм башкалар чыгышларын җыелган халык тын да алмый тыңлады. 
Алдан әйтеп үткәнемчә, бу галимнең тормыш юлын, иҗатын, күренекле хезмәтләрен белмибез, өйрәнмибез шул. Югыйсә, Ялчыгол гомеренең шактый елларын Каенлы һәм Кызыл Чапчак авылларында да яшәгән. Ә Имәнлебашлыларга зур рәхмәт. Алар ел саен шушындый зур масштаблы укулар үткәреп, галим, мәгърифәтченең хезмәтләренә елдан-ел игътибарны үстерәләр. Кызу урак өстендә бу укуларга вакыт табып килгән, алай гына да түгел, конференциянең башыннан ахырына кадәр катнашкан Зәй районы башлыгына да зур рәхмәт. Мондый республикакүләм зур чараны үткәрергә шактый гына финанс чыгымнары да киткәндер.
Гарәп, фарсы, төрки телләрен, Шәрык гыйлемнәрен һәм мәдәниятен яхшы белгән, дөнья гизгән, 9 мәртәбә хаҗда булган Таҗетдин татар халкын белемле, тәрбияле, иң мөһиме – динле итү өстендә эшли. Болар гына түгел, халыкны дәвалауга шактый көч куя. Монда мин аның биографиясе, хезмәтләре хакында артык сүз куертып тормыйм. Кызыксынган кеше аларны интернеттан, китапханәләрдән дә эзләп табып укый ала. Әдипнең иң күренекле әсәре булган «Рисаләи Газизә»не булса да укысак, өйрәнсәк иде.
Теләгем – халкыбыз битарафлык сазлыгыннан мөмкин кадәр тизрәк чыксын иде. Без бит нинди зур, бай тарихлы халык. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк» диләрме әле?.. Шул хәлдә калмасак иде...
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фотода: түбәнкамалылар Имәнлебаш авылында.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: