Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Яламыйлар гына

Бу җәйдән башлап, безнең Шинчылар урамындагы 51нче йорт янәшәсендәге юлны карап та куялар инде! Җәй азагында аның асфальтын алмаштырдылар. Бер мәртәбә юлга асфальт җәйгәннән соң, кабаттан эшләделәр. Әһә, хатын-кызлар консультациясе яны булганга күрә шулай эшлиләр, дип уйладык. Беркатлырак әбиләр исә, «йөкле хатыннарны кайгырталар», дип, җитәкчеләргә рәхмәт укыды. Сере гади генә...

Бу җәйдән башлап, безнең Шинчылар урамындагы 51нче йорт янәшәсендәге юлны карап та куялар инде! Җәй азагында аның асфальтын алмаштырдылар. Бер мәртәбә юлга асфальт җәйгәннән соң, кабаттан эшләделәр. Әһә, хатын-кызлар консультациясе яны булганга күрә шулай эшлиләр, дип уйладык. Беркатлырак әбиләр исә, «йөкле хатыннарны кайгырталар», дип, җитәкчеләргә рәхмәт укыды. Сере гади генә булып чыкты: шәһәрдәге олы җитәкчеләр үз балаларын быел 35нче лицейга укырга китергәннәр икән. Бик тиз арада һәм кат-кат юлны шуның өчен ясап ятканнар. Ә уку елы башлангач, хатын-кызлар консультациясе яныннан ук алып әлеге лицейга илтә торган юлны иртә таңнан дворник хатыннар җыештыра, себерә. Бераз гына кар яуган иде, һәр иртәдә трактор гөрелтесе уята. Олы яшьтә йокысызлык интектерә, төннәр буе күзгә йокы керми. Черем итә башлыйсың, «Белорусь» тракторы гөрелтесе яңгырый башлый. Трактор юлдагы карны эттерә, аннан соң дүрт-биш хатын тимер көрәк белән асфальт кырырга тотына. Әле бүген дә тәрәзәдән карап утырдым. Юньләп асфальтны да капламаган карны кырдырып, ике-өч мәртәбә трактор узды, аның артыннан ук, теге хатыннар көрәксеберкегә тотынды. Быел кар күп яуса, нишләп бетәр ул дворниклар? Кемнәргәдер кирәк булса, бездә тирә-якны, ялап алгандай, ялт иттереп җыештырып куя беләләр дип, күршем дә шаккатып сөйләп торды. Шәһәрнең барлык почмагында да шу¬лай эшләсәләр, менә дигән булыр иде ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев