Туган як

Яхшылык җирдә ятмый

Газетаның 2 апрель санында аягы сынып кар өстендә яткан егетне акчасы булмаганга утыртмыйча, төн уртасында калдырып киткән такси йөртүчеләр турында укыгач, үз-үземә урын таба алмадым... Барысы да акчага бәйләнгән бу заманда тирә-ягыбызда ярдәмгә килергә әзер булган мәрхәмәтле кешеләр күбрәк, дип уйлыйм.

Миннафа ханым үзәк мәчеттән кайтышлый, кибеткә кереп чыгарга була. Шунда ук капка янында гына кулын сузып, хәер сорап утыручы бер карчыкны күреп ала. Февраль аеның салкын көнендә ялгызы гына утырган бу әбине кызганып, аның янына сәдака бирергә туктый. Әби бик туңган, куллары боз кебек салкын була.
– Әби, көн суык бит, нигә кулыңа кимәдең? – дип соравына, әби:
– Бияләемне шунда гына куйган идем дә, таба алмыйм, – дип калтыранган куллары белән карны капшап карый. Ул сукыр да икән! Миннафа ханым күз яшьләрен тыя алмыйча, әбинең кулларына үз бияләйләрен кидерә. Рус карчыгы аңа рәхмәтләр укый.
Кайту ягына борылгач, Миннафа ханымны ике егет туктата.
– Апа, сиңа искергән ипи кирәкмиме? Барысын да бирәбез, – диделәр.
Кирәк булмыймы соң? Авылдагы туганының тавыкларына бер дигән ризык бит бу! Миннафа ханым егетләргә рәхмәт әйтеп, өенә ике зур пакет икмәк күтәреп кайта.
Бу вакыйгадан соң бер-ике атналап вакыт узгач, ул бер танышына Коръән ашына бара. Динара вафат булган әнисенең 40 көнен уздырырга җыенган икән. Аш табыны артында Миннафа ханым каршында гына утырган ир
кешенең дога кылганда кулларын көчкә генә күтәрә алуын күрә. Динараның Чистай шәһәреннән килгән туганы Равил каты авырып, 1 нче төркем инвалид булып калган икән.
Аш узгач, Миннафа ханым өенә кайтып, бәйләп кенә бетергән йон оекбашларны ала да Равилгә илтеп кайта. Кайтканда, кинәт кенә күңеле болганып, башы әйләнә башлый. Озак еллар шикәр авыруыннан җәфаланган ханым кандагы шикәр күләмен үлчи торган җиһазны алыр өчен, даруханәгә керә, ләкин акчасы җитми икән.
Борчылудан хәле бетеп, ул диварга сөялә. Шулвакыт даруханәгә кергән урта яшьләрдәге бер ханым аны култыклап ала, тынычландыра. Ни булганын ишеткәч, Миннафа ханымның каршы килүенә карамастан, бер мең сум акча биреп калдыра. Таныш булмаган мәрхәмәтле кешегә елый-елый рәхмәтләр укый түбәнкамалы. Берничә көн узгач, Равил үтенече белән Миннафа ханымга Динара шалтырата. Егет оекбашларны йоклаганда да салмый, чөнки аларны кигәч, сызланулары кими, тынычланып кала. Оекбаш биргән апага рәхмәт әйтергә кушкан икән.
– Аллаһы Тәгаләнең кодрәте шулкадәр киң! Ике бәндәнең рәхмәте шул ук көнне килеп иреште. Могҗиза бит бу! – дип сөйләде күз яшьләрен тыя алмыйча Миннафа ханым. Изге Рамазан аена аяк бастык. Бер-беребезгә мәрхәмәтле булып, яхшы гамәлләрне күбрәк кылсак иде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: