Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Яхшылык эшләргә онытма!

Инвалидлар ункөнлеге кысаларында “Шәфкатьлелек” тернәкләндерү үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләр һәм өлкәннәр өчен мәдәни чаралар күп уздырылды.

Бигрәк тә истә калганы үзәкнең көндезге бүлегендә социаль хезмәт алучы яшүсмерләрнең үзләре әзерләгән “Яхшылык эшлә!” дигән концерт номерлары булды. Берлек мөдире Гөлназ Сабирова, хезмәт инструкторы Мөнирә Хәбибуллина, мәдәният хезмәтен оештыручы Рәмзия Айзатуллина һәм социаль хезмәт белгече Екатерина Храмованың тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә оештырылган бу кичә онытылмас чара булып истә калды.

Әмир Шәмсегалиев белән Саша Кулик-Брезицкийның парлап татар халык биюен башкарулары, Дамир Хәсәнов башкаруынада дагестан халык биюе көчле алкышларга күмелде. Светлана Сәйфетдинова “Данко” әдәби берләшмәсе әгъзасы шагыйрь Дмитрий Филипповның шәһәр юбилеена багышлап язган “Я люблю мой город” дигән шигырен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп укыды.

Ә соңыннан көндезге бүлектә  тәрбияләнүче яшүсмерләр барысы бергә “Шалкан” әкиятен уйнап күрсәттеләр. Алар, физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, үзәктә уздырылучы чараларда актив катнашалар. Юбилярларга,  хезмәт һәм сугыш ветераннарына, үзләре ясаган рәсемнәрне бүләк итәләр. Шәхсән мин үзем дә медицина хезмәткәрләре көненә бүләк иткән искиткеч матур рәсемнәрне кадерләп саклыйм.

Без – адәм балалары, барыбыз да, сау-сәламәтме, картмы-яшьме, кешеләрдән яхшылык кына көтәбез. Әйдәгез, начар, кара уйларыбызны читкә куеп, бер-беребезгә яхшы теләктә генә булыйк, яхшы гамәлләр кылыйк.

Язмамны күренекле педагог Шалва Амоношвили сүзләре белән тәмамлыйм: “Яхшылыкны синнән көтәләрме-юкмы, аны аңлыйлармы, аның өчен түлиләрме? Син сорап торма, булдыра алганча яхшылык эшләргә тырыш”.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X