Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Яхшылыкны күрә белергә өйрәник

Начарлыкны гына түгел, яхшылыкны да күрә белергә кирәк. Нишләптер, дистәләрчә еллар дәвамында тормышның авыр, караңгы якларын гына күрергә гадәтләнде халык. Бүгенге көнне әйтмим дә, бөтен кешене, шул исәптән дәваханә хезмәткәрләрен дә бозык, тупас, усал итеп күрсәтү модага керде. Әмма күңел күзең күрсә, тирә-якта - күпме яхшы, рәхимле кешеләр һәм алар...

Начарлыкны гына түгел, яхшылыкны да күрә белергә кирәк. Нишләптер, дистәләрчә еллар дәвамында тормышның авыр, караңгы якларын гына күрергә гадәтләнде халык. Бүгенге көнне әйтмим дә, бөтен кешене, шул исәптән дәваханә хезмәткәрләрен дә бозык, тупас, усал итеп күрсәтү модага керде. Әмма күңел күзең күрсә, тирә-якта - күпме яхшы, рәхимле кешеләр һәм алар кылган игелекләр... Үз тормышымда булган вакыйга да шуңа бер мисал.
Узган елның соңгы аенда әнием бик каты авырып китте. Шәһәребез дәваханәсендә - элекке «медсанчасть»нең неврология бүлегендә өч атна дәваланды ул. Апам белән без дә, чиратлап, көн-төн аның янында булдык.
Беренче төнне әнием реанимациядә үткәрде. Палатага күчкәч, төне буе янында булып, аны караган, йомшак итеп татарча сөйләшкән мөлаем шәфкать туташы турында сөйләде.
Реанимациядәге шәфкать туташы гына түгел, биредә эшләүчеләрнең һәрберсе ягымлы сөйләшә. Авыр сүз ишетү түгел, кырын караш та күрмәдек без монда. Терапевт, күз табибы, магнит белән дәвалаучы, физик күнегүләр ясатучылар да палатага керделәр. Ә шәфкать туташы, санитаркалар әниемне, махсус арбага утыртып, УЗИ үтәргә, ашказанын тикшертергә дә алып барып килделәр.
Бер боларның әниләренә генә шундый яхшы мөнәсәбәт булгандыр, дип уйлый күрмәгез, карапкүзәтеп йөрдек: палатадагы барлык авыру-
ларга да шундый караш.
Яшь кенә шәфкать туташлары белән санитаркалар бергәләп, урын өстендә ятучы авыруларны сабый баладай карыйлар: асларын юып-чистарталар, урын-җирләрен алыштырып торалар.
Бүлек җитәкчесе Евгений Иванович Чаузов коллективына үз һөнәрләре остасы булган кешелекле хезмәткәрләр генә туплый алган. Биредәге хезмәткәрләрнең барысы да чирле кеше терелеп аякка бассын өчен бар тырышлыкларын куялар. Без генә түгел, әнием дә, рәхмәт укып: «Аллаһы аларның эшләренә, һәрберсенең гаиләсенә бәрәкәт бирсен», - дип теләп ятты.
Яшермим, шул өч атна дәвамында бүлектәге хезмәткәрләрне гаҗәпләнеп күзәттем. Халык арасында ак халатлылар турында таралган тискәре фикернең дөрес булмавына тагын бер кат ышандым. Әгәр дә ишеткәнегез, укыганыгыз булса, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның шундый сүзләре бар: «Начарлыкка карамагыз, начарлыкны тыңламагыз, начарлыкны сөйләмәгез».
Ни кызганыч, беребез дә уйлап тормый, теленә ни килсә, кешедән ни ишетсә, үзеннән дә өстәп, арттырып, тизрәк шуны башкаларга да сөйләргә ашыга. Һәркайсыбыз яхшы сүзләр генә сөйләп, яхшы эшләр генә эшләп яшәсәк, тормышыбыз күпкә күркәмрәк булыр иде...
Роза ЛАТЫЙПОВА,
Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетенең хатын-кызлар бүлеге җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев