Туган як

Яхшы үрнәк

Моннан күп еллар элек булган бер вакыйга исемдә калган. 1 гыйнвар иртәсендә химкомбинатка эшкә бару өчен трамвайга утырдым. Салонга кергәч, арткы урыннарда утыручы ике аксакал күземә чалынды. Алар Красный Ключта чаңгыда йөреп кайтып киләләр икән. Кулларындагы чаңгыларын, кешеләргә комачауламас өчен ике утыргыч арасына куеп, үзара гәпләшәләр. Битләре алсуланган, кәефләре яхшы...

Моннан күп еллар элек булган бер вакыйга исемдә калган. 1 гыйнвар иртәсендә химкомбинатка эшкә бару өчен трамвайга утырдым.
Салонга кергәч, арткы урыннарда утыручы ике аксакал күземә чалынды. Алар Красный Ключта чаңгыда йөреп кайтып киләләр икән. Кулларындагы чаңгыларын, кешеләргә комачауламас өчен ике утыргыч арасына куеп, үзара гәпләшәләр. Битләре алсуланган, кәефләре яхшы икәнлекләре читтән үк күренеп тора. Көлешеп тә алалар.
Түзмәдем - яннарына атладым. Яңа ел сәламнәремнән соң, соклануымны да белдердем. «Энекәш, без һәр Яңа ел иртәсендә шулай чаңгыда йөреп кайтабыз, син дә шулай эшлә», - диде Мәсгуть абый.
Бераздан алар төшеп калды. Мин химия комбинатына киттем. Бу очрашу миндә зур тәэсир калдырган, күрәсең, искечә Яңа ел иртәсендә урманда чаңгы юлында идем инде. Ә бер елдан ул минем тормышымда матур гадәткә әверелде, һаман да дәвам итә. Ә миңа очраган аксакаллар - шәһәребезнең мөхтәрәм кешеләре Мәсгуть Сибгат улы Сибгатов һәм Василий Иванович Игнатьев иде.
Васил КАМАЛОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: