Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Яхшы киләчәк

Ниһаять, күптән көтелгән Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Ел башы шатлыклы хәбәрләр, кайбер сюрпризлар да алып килә. Шуларның берсе - бензин ягулыгына бәяләр арту. Быел икътисад буенча бәйсез галимнәр машина ягулыгы бар дөньяда бермә-бер артачак дип фаразлыйлар икән. Булса булыр инде, Эт елы дип, дүрт тәпиле яки тояклы малларны...

Ниһаять, күптән көтелгән Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Ел башы шатлыклы хәбәрләр, кайбер сюрпризлар да алып килә. Шуларның берсе - бензин ягулыгына бәяләр арту. Быел икътисад буенча бәйсез галимнәр машина ягулыгы бар дөньяда бермә-бер артачак дип фаразлыйлар икән. Булса булыр инде, Эт елы дип, дүрт тәпиле яки тояклы малларны җигәргә ашыкмабыз әле. Башка вариантлар да бар бит.
2016 елның 22 ноябрендә дөньяда күп кешеләрнең игътибарыннан читтә калган әһәмиятле вакыйга булды. Сиэтлдан Вашингтонга Аляска авиалинияләре самолеты реактив ягулык урынына... агач такталары кисәкләреннән ясалган биоягулык кулланып очкан!
- Агач эшкәртеп ясалган ягулыкта очучы самолет - гаҗәп, уникаль күренеш, - дип белдерде Gevo Inc компаниясе директоры Пат Губер. Моңа кадәр Аляска авиалинияләре очкычларының кукуруздан ясалган ягулыкта очканнары бар иде инде, ләкин...
Бу компания инде күп еллар буе яңадан барлыкка килүче чыганаклар файдаланып, шикәр камышы, чөгендер һәм кукуруза кебек крахмалга бай үсемлекләр нигезендә ягулык эшләп чыгару белән шөгыльләнә икән. Әлбәттә, эшкәртү ысулларына килгәндә, агач кыйммәтле булып саналса да, бу иң отышлы ресурска керә. Чөнки башка үсемлекләрне ризык өчен кулланырга була, аларны үстерү өчен өстәмә җир мәйданнары да кирәк. Нинди генә үсемлектән булса да, «яшел» ягулык экономик яктан конкурентлы булырга тиеш. Дөньяның әйдәп баручы авиакомпанияләре инде 2020 елга кадәр үк шундый яңа, үз составында углерод булмаган ягулыкны куллануга күчәргә җыеналар.
Бүген җир шарында энергия кулланышы якынча 19,8 процентка кадәр яңадан барлыкка килүче чыганаклардан канәгатьләндерелә икән. Шуның 13 проценты гадәти биомасса, мәсәлән, агач яндыру хисабына файдаланыла. Кызганычка каршы, Россиядә бу сан - 1 процент чамасы гына! «Яшел» энергия табигый чыганаклардан: кояш,су, җил, геотермаль җылылыктан алына. Бу чыганаклар кире торгызыла ала. Ә казылма ягулыклар (күмер, нефть һ.б.) - һаман кими бара, алар яңадан барлыкка килсен өчен миллионлаган еллар кирәк. Шул ук вакытта «яшел» энергия чыганакларын файдалану өчен төзелгән станциялар төрле проблемалар да тудырырга мөмкин: техник авариялар, экологиягә зыян китерү... Шуларны искә алып, Кама Аланында ТатАЭСны төзү туктатылды. Түбән Кама ГЭСын төзү бик күп җирләрне су басуга, елгаларда балык нык кимүгә (кайбер төрләре хәтта юкка чыгуга) сәбәпче булды.
Соңгы елларда «яшел» энергиянең яңа төрләрен өйрәнү һәм практик куллану тиз алга китте. Алар арасында биомасса (озак саклана алмый торган табигый материаллар, агач-үсемлек, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге калдыклары һәм биоягулык (яңадан барлыкка килүче органик материаллар, мәсәлән, биодизель) чыганаклары бар.
Моннан 5 ел элек автомобильләр өчен биоягулык 2,7 процент кына кулланылган булса, Европа һәм Америка галимнәре яңа төр ягулык файдалану 2050 нче елда 25 процентка җитәчәк дип фаразлыйлар. Безнекеләр дә тик ятмыйлардыр, ләкин бу юнәлештәге эшчәнлекне тизләтү кирәктер.
Энергия куллануны экономияләүдә башка юллар да бар. Мәсәлән, энергия саклаучы лампалар куллану. Безнең өйләрдә алар берничә ел элек пәйда булдылар инде. Тик менә сафтан чыккач, аларны үтильләштерү өчен махсус урыннар юк иде. Быел Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалык компанияләрендә 8 шундый махсус кабул итү урыннары булдырылды. Ә ноябрь башында «ЭРГО-жизнь» иминиятлек компаниясендә эшләү срогы чыккан батарейларны җыю үзәге ачылды (Төзүчеләр ур., 48). Беренче карашка, вак нәрсә. Ә бит бармак хәтле 1 батарейканы эшкәртү 1000 литр суны экономияли һәм яңалары өчен чимал табуда 250 грамм зарарлы калдыкларны булдырмыйча калдыра. Мин «яшел энергетика» турында мәгълүмат эзләгәндә яшелчә һәм җиләк-җимешләрне... электр батарейкалары итеп файдалану мөмкинчелеге турында белдем. Галимнәр санап чыгарганнар: алмада - 0.55, лимонда - 1, помидорда - 0.60, әфлисунда - 0.65, бәрәңгедә - 0.85 вольтлык энергия бар икән! Бу түләүсез энергияне ничек кулланырга була соң? Лимон эченә нечкә 2 - 0,5 мм һәм буе 10 см булган ике тимер-чыбык урнаштырып, бер ягына кечкенә лампочка тоташтырырга кирәк. Әгәр ут бик начар күренсә, бу электр чылбырына тагы берничә зур лимон кушып, аны көчәйтергә мөмкин.
Шәп бит, ә? Бакчада кесә телефоны «утырса», алма яки помидорга чыбык тоташтырып карарга кирәк икән! «Яшел» энергиянең киләчәге яхшы булырга тиеш!
Фәрит ВАГЫЙЗОВ,
укытучы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев