Туган як

Яңа ел таңында

Моннан күп еллар элек булган бер вакыйга күңелемдә матур хатирә булып саклана.

1 гыйнвар. Химия комбинатына эшкә барырга дип, трамвай тукталышына чыктым. Үземә кирәкле трамвай килеп туктауга, эчкә үттем һәм арткы рәтләрдә утыручы ике аксакалга күзем төште. Болар Мәсгуть ага Сибгатов белән Василий Игнатьев иде. Кызыл Чишмәдән чаңгыда йөреп кайтып килүләре икән (күп кеше бу вакытта йокысыннан гына уяна, ә алар!..). Кулларындагы чаңгыларын, башкаларга комачауламас өчен, ике утыргыч арасында тотып, үзара гапләшәләр, көлешеп тә алгалыйлар. Битләре алсуланган, кәефләре яхшы икәнлеге читтән үк күренеп тора...

Түзмәдем, яннарына атладым. Яңа ел сәламеннән соң, соклануымны әйттем.

«Без һәр Яңа ел иртәсендә шулай чаңгыда йөреп кайтабыз, син дә шулай эшлә, энекәш», – диде Мәсгуть абый. Бераздан алар трамвайдан төшеп калдылар, ә мин химия комбинатына киттем. Бу очрашу миндә зур тәэсир калдырганмы, үзем дә белмим. Ләкин, мин искечә Яңа ел иртәсендә урманда чаңгы юлында идем инде.

Ә бер елдан Яңа ел иртәсендә чаңгыда йөрергә чыгу минем өчен күркәм гадәткә әверелде һәм әле дә дәвам итә, Аллага шөкер. Рәхмәт сезгә, миңа әнә шундый матур үрнәк күрсәтүегез өчен хөрмәтле аксакаллар Мәсгуть Сибгатович һәм Василий Иванович! Хәзер инде, сез дә күптән арабызда юк, «Урыннарыгыз җәннәттә булсын!» – дияргә генә кала. Ә матур хатирә минем күңелдә һаман саклана. Кышлар җиткәч урманда, Чаңгы шусаң суыкта. Куәт артыр тәнеңдә, Сырхау тотмас, куып та!

Васил Камалов

Фото: шәхси архивтан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: