Волонтер Гөлнур Зыятдинова: «Без — чыдам, көчле халык»
Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәркем кулдан килгәнчә булышырга тырыша.
Районбызның Югары Чаллы авылы халкы да әлеге игелекле эштән читтә калмый.
Инде менә ничәнче ел яугирләребезгә окоп шәмнәре ясый, маскировка челтәрләре үрә алар, акча җыеп, фронтка кирәк-яраклар алып җибәрәләр. Ә әлеге эшне оештыручы, авылдашларын бер йодрыкка туплап, үзе дә алар белән бер сафта алны-ялны белми тырышучы якташлары Гөлнур Зыятдинова икән.
«Син генә булдырасың аны!»
Эшсөяр, кунакчыл халкы, җиләкле тугайлары, көмеш сулы чишмәләре белән дан тоткан Югары Чаллы авылы кызы ул. Гап-гади авыл кызы дип язасы идем дә, туктап калдым. Мондый зур һәм игелекле эшкә алынган кеше турында гади дип әйтү һич кенә дә дөрес түгелдер! Тәвәккәл, кыю йөрәклеләр генә булдыра ала торган вазифа бу! Хәер, Гөлнур үзе моны һич кенә дә батырлыкка санамый, ә күңел кушуы, намус эше дип атый. «2022 елның сентябрендә бертуган сеңлемнең ире мобилизациягә эләкте. Казанга озатырга бардык. Андагы егетләрне, аларның күз карашын күргәч, болар алдындагы бурычыбызны мәңге түләп бетерә алмаячакбыз, дип уйлаганым истә. Беләсеңме, шул мизгелдә алар миңа барысы да туганымдай якын, кадерле булып тоелды», — дип, хис-кичерешләре белән уртаклаша яңа танышым.
Әлеге вакыйга Гөлнурны нык тетрәндерә, эчтән генә сызып, янып йөри. Шулай берничә ай дәвам итә әле. Тик көннәрдән бер көнне «Болай яшәргә ярамый. Үзеңне кулга ал! Тормыш туктап калмады бит», — дигән уй телеп үтә кызның баш миен. Балавыз сыгудан мәгънә юк. Егетләргә булышырга кирәк. Ләкин ничек? Югыйсә моңа кадәр дә кул кушырып утырмый: махсус хәрби операция башланганнан бирле хезмәттәшләре белән окоп шәмнәре ясый. Үзе эшләгән балалар бакчасы ишек төбенә гуманитар ярдәм җыю өчен урнаштырылган тартманың да файдасы тими калмый: килгән-киткәннәр берәм-берәм әйберләр алып килә башлагач, иңнәргә канатлар үсә, эшләр өчен дәрт арта. Өендә авылдашларыннан яралыларга «коры душ» ясау өчен шакмаклы сөлгеләр, юрган, пледлар да җыя. Аннан аларны шәһәрдәге пунктка илтеп тапшыра.
Бер карасаң, башкарылганнар шактый кебек тә бит, тик үз казаннарында кайнап яшәү һич кенә дә тынгы бирми Гөлнурга. Үз сафларына күбрәк кешене җәлеп итү турында хыяллана ул. Әлеге теләге хакында авылдашы Флүсә Садыйковага да әйтә. «Тәвәккәллә! Булдырсаң, син генә булдырасың аны», — дип хәер-фатихасын бирә Флүсә апа. Үзе дә Гөлнурга булыша: фронтка кирәк-яраклар сатып алу өчен авыл мәчетендә акча җыюны оештыра. «Волонтерлар төркемнәрендә маскировка челтәрләре турында яза башлагач, уйга калдым: ә нигә әле безгә дә бу эшне башлап җибәрмәскә?! Диплом яклый торган елым иде. Яклау белән алынам, дидем үземә», — ди Гөлнур. Һәм сүзендә тора!
Күмәк көч тау күчерә
Яңа шөгыльне башта үзе үзләштерә, аннан авылдашларына өйрәтә Гөлнур. «Роза апа Зиннурова, Рәнзилә апа Вәлиуллина, Гөлсәрия апа Гыйләҗиева, Наилә апа Габдрахмановага рәхмәтем чиксез. Беренче көннәрдән иңне иңгә куеп эшләдек», — ди яңа танышым. Күп тә үтми, аларга башка авылдашлары да кушыла. Югары Чаллыда агач эшкәртү белән шөгыльләнүче Ләйсинә һәм Илшат Вәлиевләр челтәр үрү өчен станок ясарга агач материаллар белән булышса, авыл имамы Раушан абый Шәйдуллин саморезлар белән тәэмин итә. Ә станокны ире Мөнәвир белән тагын бер якташлары — Разиф Гыйльметдинов корып бирә.
Әнә шулай балалар бакчасының бер бүлмәсен игелекле эшләр остаханәсенә әйләндерә дә куя Гөлнур. Бүген челтәр үрүче ун кешедән торган төркемнәре бар. Атнасына ике-өч тапкыр җыелалар икән. Гөлнурның уң кулы бу тырыш апалар. «Авыл кешесенең эшен тавык та чүпләп бетерә алмый. Вакытым юк дип ник бер әйтсеннәр! Кайчакта ялга кайткан егетләр артыннан ашыгыч рәвештә челтәр үреп җибәрергә туры килгән чаклар да була. Өлгертә алырбызмы, дип борчылмыйм да инде хәзер — мондый ярдәмчеләрем булганда, таулар да күчерергә мөмкин», — ди Гөлнур.
Күбесенең яше инде күптән алтмыш чиген узган. Фәния апа Сафиуллина белән Изалия апа Хәйруллина — арада иң өлкәннәре. Танылган рәссам, якташыбыз Илдус Мортазинның «Ил сакчылары өчен чәкчәк» картинасында сурәтләнгән көләч йөзле, ак яулыклы волонтер Изалия апа үзе була инде! Өлкәннәребезнең тынгысызлыгы, эчкерсезлеге кылкаләм иясен дә битараф калдырмаган. «Изалия апа челтәр үрергә ялгызы гына йөрми — еш кына 13 яшьлек оныгы Ислам белән килә. Минем иң кечкенә булышчым ул», — ди Гөлнур, яратып.
Югары Чаллы интернат-мәктәбе мөгаллимнәре белән укучыларына да рәхмәтле язмам герое. Окоп шәмнәре ясау өчен хезмәт дәресләрендә эшләнмәләр әзерлиләр, маскировка челтәрләре үрергә тасмалар кисеп бирәләр икән. Шушы берничә ел эчендә фронтка 150 челтәр, 3000гә якын шәм ясап озаткан югарычаллылар. «Һәркем җиңүгә үз өлешен кертергә тырыша. Берәүләр штабка килеп булышса, икенчеләр акча җыюда актив катнаша. Авылыбызда үз эшләрен ачып, бүген аны уңышлы гына алып баручы гаиләләр бар. Аларның ярдәме бәяләп бетергесез. Гомумән, сала халкы бик ярдәмчел, киң күңелле бит ул. Чәкчәк, бавырсак пешерәләр, токмач кисеп алып киләләр, кайнатмалар, тозланган яшелчә-консервалар турында әйтеп тә тормыйм. Күршедәге Кызыл Чапчак авылыннан Рәсимә апа Галиуллинаның сугышчыларга бәйләгән җылы оек-башларының исәбе-хисабы юк. Илгә батыр егет тәрбияләп үстергән аналарның берсе ул — улы бүген ил тынычлыгы өчен көрәшә. Җирлек халкы ярдәме белән фронтка алты машина озатылды. Әле менә егетләребез өчен дарулар сатып алдык. Алар якын арада 430 нчы полкка озатылачак», — ди Гөлнур.
Әнә шундый олы йөрәкле якташларына рәхмәт йөзеннән, агымдагы елның февралендә шагыйрь, махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм җыючы Рүзәл Минһаҗевны чакырып, онытылмаслык, җылы очрашу оештыра Гөлнур. Ул кичәне бүген дә сагынып искә алалар әле. Аны үткәрүгә Рәсилә Зиннәтуллина, Рәфисә Кәлимуллина, Румия Миңнеханова да үз өлешләрен кертә.
Әйе, күмәк көч тау күчерә, диләр. Бердәм булулары, уртак максат белән янып яшәүләре көчле итә Югары Чаллы авылы халкын. Ә язмам герое — Гөлнур Зыятдинова кебек тынгы белмәс игелекле йөрәк ияләре һәр сала-шәһәрнең бизәге, йөзек кашы булып торырлык. «Без — чыдам, көчле халык. Бергә булсак, бу сынауны да җиңәрбез. Мин ышанам: авырлыклар вакытлыча гына», — ди ул. Без дә ышаныйк.
Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре.
Фото Г. Зыятдинованың шәхси архивын алынды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев