Туган як

Узганнарның бер мизгеле

Хәзерге заманда шәһәрдә генә түгел, авыл урамнарында да автомобильләрнең бик күп булуына тәмам иялештек. Ә бит әле авылларда машиналар бөтенләй күрелмәгән, ат җигеп яки күбрәк җәяү йөргән чакларны хәтерләүче әби-бабайларыбыз да исән... Бу фоторәсемдә - инде шәһәребез урамы исемендә генә сокланып калган Чәбия авылына кайткан беренче машина һәм аның беренче...

Хәзерге заманда шәһәрдә генә түгел, авыл урамнарында да автомобильләрнең бик күп булуына тәмам иялештек. Ә бит әле авылларда машиналар бөтенләй күрелмәгән, ат җигеп яки күбрәк җәяү йөргән чакларны хәтерләүче әби-бабайларыбыз да исән...

Бу фоторәсемдә - инде шәһәребез урамы исемендә генә сокланып калган Чәбия авылына кайткан беренче машина һәм аның беренче шоферы Николай Бояров (уртада). Фотоны редакциягә алып килгән Ольга Шадрина аның кайсы елда төшерелгәнен белми, әмма үзенең туган авылы Актүбәгә беренче машинаны 1953 елда Василий Шапошников алып кайтканын һәм беренче шоферы булып эшләгәнен хәтерли. Ә Чәбиядә андый вакыйга бераз соңрак булган... Хәзер инде Николай да, Василий да, рәсемдәге ак күлмәкле егет - Ольга түтинең энесе Иван да гүр ияләре... Сүз уңаеннан, Василийның улы Михаил әле дә Актүбәдә яши, диде Ольга түти.

Шәһәребездә һәм районыбыз авылларында яшәүчеләрнең альбомнарында шушы якларның узганнарына кагылышлы әллә нинди кызыклы фотолар сакланадыр. Аларны «Туган як» редакциясенә алып килеп күрсәтсәгез, бик рәхмәтле булыр идек. Чөнки арада газета битләрендә чыгарып, тарих елъязмасына кертеп калдырырга лаеклылары да бардыр, әлбәттә...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: