Туган як

Утырып уйлар уйладым

«Туган як» газетасының 26 гыйнвар санындагы «Өмет» рубрикасында Рәвилә ханымның: «Кеше үлгәч, аның «өчесен», «җидесен», «кырыгын» уздыру - зур гөнаһ» дигән сүзләрен укыгач, кулыма ручка алырга мәҗбүр булдым. Мөселман кешесе берәр якынының вафатын ишетсә, килеп кайгысын уртаклаша, җеназасын уздырырга булыша, өч көн узгач килеп хәлен белә, бер атнадан, кырык көннән...

«Туган як» газетасының 26 гыйнвар санындагы «Өмет» рубрикасында Рәвилә ханымның: «Кеше үлгәч, аның «өчесен», «җидесен», «кырыгын» уздыру - зур гөнаһ» дигән сүзләрен укыгач, кулыма ручка алырга мәҗбүр булдым.
Мөселман кешесе берәр якынының вафатын ишетсә, килеп кайгысын уртаклаша, җеназасын уздырырга булыша, өч көн узгач килеп хәлен белә, бер атнадан, кырык көннән һәм бер елдан соң якыннары белән Коръән ашы уздыра. Моның ни гөнаһы булсын?!
Мин дин галиме түгел, шулай да җөрьәт итеп үземнең фикеремне язарга булдым. Элегрәк Согуд Гарәбстанына барып укып кайткан муллалар, бик оста галим булып, үз законнарын кертергә тырышалар. Ни өчен Гарәбстанда «өчесен», «җидесен», «кырыгын», «елын» уздырмыйлар? Чөнки алар - чүл гарәбе, гомерләре буе чүлдә дөяләр белән кәрван булып, бер каладан икенче калага сату итеп йөргәннәр, пәйгамбәребез Мөхәммәт галәйһис-сәламгә кадәр мәҗүси тормыш алып барганнар. Аларны кайда үлсәләр, шунда җирләп киткәннәр, юарга су да, кәфенләргә кәфен дә булмаган. Аларның кайчан үлгәнен, кайда күмелгәнен дә белүче булмаган, чөнки ком бураны күмеп киткән.
Хәзерге вакытта модага ияреп, мөселман кешесе шулай йөрергә тиеш дип, чалма чалабыз дип, баш киемнәренә 1-2 метр ак материя урап, изге кеше булып йөриләр. Ә чынлыкта, чалма 4 метрлы юка ак тукымадан булырга тиеш, ул көндезләрен кояш нурыннан сакласа, үлгәч, аны кәфен итеп, кешене җир куенына тапшырганнар. Сирәк очракта гына чүлдә коедан су алу өчен кулланганнар.
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай язганча, чалма чалып кына ишан, хәтта мөселман булып та булмый. Әбү Хәнифә мәзһәбе буенча, мөселман кешесе дүрт бармак озынлыгы сакал йөртергә тиеш, ягъни сакал шуннан озын булмаска тиеш. Юк, җәмәгать, эчеңдә иман булмаса, сакал үстереп кенә мөселман булып булмый. Иман гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «ышану», «ышаныч» дигән сүз. Болганчык суда балык тоту җиңел, әмма ислам дине болганчык су түгел бит.
Коръән ашы уздыру беркайчан да гөнаһ була алмый. Безнең бит әле ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребез бар. Ни өчен халыкка шуны аңлатмыйбыз?
Габделхәй САЛИХОВ,
пенсионер.
Түбән Кама шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: