Туган як

Улым белән авылга кайтканда!

Кем ничектер, шәхсән үземнең авылга җәй дә, көз дә түгел, ә кыш көне кайтасым килә. Җәй кайда да рәхәт инде ул. Шәһәр кешесе хәзер җаен тапты, «огород» дип дүрт сутыйлы җирдәге агачтактадан корылган ызбасына кендеккә ябешкәндәй берегеп ята. Урлап бетермәсәләр, түтәленнән ике-өч кило суган-кишер, я помидор-кыяр җыя алса, шуңа бик...

Кем ничектер, шәхсән үземнең авылга җәй дә, көз дә түгел, ә кыш көне кайтасым килә. Җәй кайда да рәхәт инде ул. Шәһәр кешесе хәзер җаен тапты, «огород» дип дүрт сутыйлы җирдәге агачтактадан корылган ызбасына кендеккә ябешкәндәй берегеп ята. Урлап бетермәсәләр, түтәленнән ике-өч кило суган-кишер, я помидор-кыяр җыя алса, шуңа бик шат инде ул. Дөресен әйтим, җәен авылда кемгә ничектер, ә мин апа-сеңелләрдән тыш бердәнбер малай булгач, тәртәнең юан башы миңа төшә: утын, печән әзерләү һәм башкалар... Көзен бәрәңге алу да күңелле, бигрәк тә уңышы мул булса, теге буйлы чалбар кигән әмирикән дуңгыз-коңгызлары ярдәм итмәгән булса... Кышын авылда эш азрак. Эштән куркудан әйтүем түгел, җилкә киң безнең, ни дисәң дә, Вагыйзь бабай нәселе. Әмма барыбер… Моннан 20-30 ел элек авылны яратучы әдип-язучылар күккә очырып мактаган ишек алдындагы һәм урам читләрендәге бәпкә үләннәре күптән юк инде. Авылларда инде асфальт дип, күпме генә мактансалар да, яз-көз байтак авылда тездән батарлык пычрак була. Машинаң белән кайтып батсаң, ишекне ачкач, ботинка белән чыгарлык түгел…
Нәрсә әйтергә теләгәнемне укучым аңлады бугай, кыскасы, авылны бигрәк тә кыш көне сагынып кайтасың! Улым, Таһирым да миңа охшаган бугай - балалар бакчасыннан кайтышлый, яки өйдә «тилесурәт»ләрен карап туйгач, кайчак миннән: «Әтием, без кайчан авылга кайтабыз?» - дип сорый.
Бала бала инде ул, улым теләге белән генә көне-сәгатендә 180 чакрымдагы авылга чыгып китеп булмый шул. Аның тагы бер нечкәлеге бар: әти-әнием инде сиксәннең теге ягын куып баручылар булгач, без дүрт туган һәм килен-кияүләр белән чиратлаштырып, атна саен булмаса да, икесенең берсендә хәл белергә ничек кенә булса да кайтып килергә тырышабыз...
Ниһаять, күптән көтеп алган җомга житте. Табигать тә безнең бәйрәм кәефен бозарга инкарь итмәде, кояш нурларын мул сибә, аяк астында яңа яуган кар шыгырдап тора. Күпләп күчтәнәч алдык та, машинаны кабызып, юлга чыктык. Өч яшьлек улым, әнисенең алдында иркенләп утырып туйгач, ике утыргыч арасына тотынып басты да, юлны күзәтергә тотынды. Шәһәрдән чыгып бераз баргач, ерактагы бакча йортларын күреп, ул: «Әнә безнең авыл!» - дип кычкырды. Аңа әле озак кайтачагыбыз турында җөпләп аңлатырга туры килде. Малайның хәтере яхшы икән: Чаллыдагы заправка янына җиткәч, бу якка борылыйк дип, кулы белән селти, тагы машинага бензин салыйк дип, мине үгетли башлады…
Менә әллә кайда, олы юлдан читтә, Минзәләнең кәкре тимер «әби патша» күпере дә артта калды. Ык аша салынган уктай төз яңа күпердән Актаныш чигенә дә барып җиттек. Район үзәгенә борылыштагы ЮХИДИ постында инспекторларны күргәч, Таһир беразга утыргычына посты. Ни өчендер, курка ул форма кигән кешеләрдән, никтер аларның барысын берочтан «шагом марш» дип атый. Бераздан тагын торып басты, юл тирәсендә үзенә мәзәк эзли башлады. Җигүле атны күреп: «Әнә, чана атны куа», -дип көләргә тотынды.
Актанышка биш-алты чакрым кала, горизонтта Агыйдел буйларын каплап алган, бәскә төрелгән урманнар күренде. Инде үзебезнең авылга борылдык. Тайгак, ләкин өстенә мул итеп ком сибелгән текә таудан сакланып кына төштек. Алда кар каплаган болынлык-көтүлекләр күренде. Кинәт улым: «Автобуслар!» - дип кычкырды. Борылып карасам, әллә кайда еракта, җәй көне көтүчеләр ышыкланыр өчен илтеп ташланган зәңгәр автобус кузовлары күренә.
- Әтием, әйдә киттек балыкка!
- Юк, улым, су буйлары кар астында бит.
- Әйдә, анда автобус тора, без бит шуннан балык тотабыз!
Шул тирәдә узган яз балыкка йөргәннәр Таһирның исендә калган икән. Улымның игьтибарын башкага юнәлттем: «Әнә, тау башында, әби-бабайның өй түбәсе күренеп тора!» Таһир ашыга-ашыга кулындагы бияләйләрен сала башлады:
- Әти, ишекне ачкач, бабай белән мин беренче күрешәм, яме!..
Фәрит ВАГЫЙЗОВ,
11нче мәктәпнең,
татар теле укытучысы.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: