Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Укучылары – горурлыгы

Мин Олы Аты авылында туганмын, башлангыч сыйныфларда белемне шунда алганмын. Ә менә 5 нче сыйныфка Кызыл Чапчак мәктәбенә йөри башладык. Укытучыбыз ир кеше икәнен белгәч, читен булыр дип уйлаган идек. Тик юкка гына борчылганбыз. Математика укытучысы Рәкыйп абый Сөләйманов (фотода) ачулана да, мактый да белде. Сыйныфыбыз белән шахмат түгәрәгенә йөртеп, шахмат уйнарга өйрәтте.

Рәкыйп абый 1929 елның 30 июлендә Би (Семенеево) авылында ишле гаиләдә икенче бала булып туган. Ул – сугыш баласы. 1941 елда башлангыч мәктәпне тәмамлагач, Бөек Ватан сугышы башланган. Башка балалар кебек төрле эштә: чәчүдә, урып-җыюда һ.б. да катнашкан. 1944 елда Кызыл Чапчак мәктәбенә укырга кергән. Аны 1950 елда уңышлы тәмамлап, Алабуга укытучылар институтына юл алган, аннары Казанга киткән. Югары уку йортын тәмамлагач, туган якларына кайтып, Кызыл Чапчак мәктәбенә математика укытучысы булып урнашкан. 
Эшчән, акыллы, тәртипле, белемле яшь егетне мәктәп җитәкчелеге югары бәяләгән. 1956 елда Татарстан укытучылар съездына делегат итеп тә җибәргән. 
– Шул ук елны биология һәм химия укытучысы Сәкинә белән очраштык, аннары өйләнештек. Аның белән матур яшәдек, мәктәп янына йорт салдык. Өч балабыз да югары белемле булдылар. Алты оныгым, алты оныкчыгым бар. Улым Альберт Казанда яши, еш кайта. Кызым Роза – Кукмарада, – ди Рәкыйп абый.
Кызганыч, Сәкинә апа иртәрәк вафат була шул, офицер булып хезмәт иткән улы да бакый дөньяга күчкән. Авыр булса да, укытучым бирешми. Гомумән, тик торырга яратмый ул. «Хәрәкәттә бәрәкәт» девизы белән яши. 89 яшендә булуына карамастан, бал кортлары тота, бакчасында карлыган, чия, помидор үстерә. Рульдә дә үзе йөри. Тәрәзә төбендә чәчәк атып утырган гөлләре, үзе әйтүенчә, яшәргә өмет бирә.  
Рәкыйп абый Сөләйманов – хезмәт ветераны, СССРның мәгариф отличнигы, укытучы-методист. Аның медальләре һәм бүләкләре санап бетергесез. Тәрбия эшләре буенча завуч та булган. Ул эшләгән елларда Кызыл Чапчак мәктәбенең даны еракларга таралды.
– 46 ел буе балаларга ныклы белем бирергә тырыштым. Мәктәптә 700 дән артык бала укыган еллар да бар иде. Укучылар арасында югары уку йортларына математика укытучысы һөнәренә укырга керүчеләр күп булды. Педагогия институтын тәмамлап, мәктәпләрдә эшләделәр. Мин аларны бер дә онытмыйм, горурланам, – ди Рәкыйп абый.
Укучылары арасында ниндигенә һөнәр ияләре юк! Кайберләренең исемнәре шәһәрдә генә түгел, республикада да билгеле. 
Мәктәпне тәмамлаганга байтак ел узды, ә шахмат уйнарга һаман да яратам. Оныклар белән уйнаганда гел Рәкыйп абыйны искә алам. Кызыл Чапчак янындагы Кала тавына карасаң да, аны искә төшерәсең. Сыйныфыбыз белән шунда менеп, ташлар ташып «Слава КПСС» дигән язу калдырган идек. Аның белән сөйләшеп утыру да күңелгә рәхәт. Акыллы һәм тәҗрибәле кеше буларак, файдалы киңәшләр дә бирә. Рәкыйп абый киләсе елга 90 яшен тутырачак. Озак яшәүнең сере дә – хезмәт сөюендә, тормышны яратуында, кешеләрне ихтирам итүендә. 
Ирина САДЫЙКОВА,
Олы Аты авылы. 
Автор фотосы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев