Туган як

Түзә икән Ана йөрәге

Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел була. Инде бер гасырга якын вакыт узса да, сугыш ачысын кичергән абый-апаларыбыз елдан-ел кимесә дә, ул еллар – сугыш чоры балаларының хәтерендә...

Язар сүзем якташыбыз, Ташлык авылыннан Миңнегаян һәм Зиннәт (фотода) Халиковлар турында. Фин сугышында Советлар Союзы җиңгәннән соң, алар территориясенә СССРдан кешеләрне күчереп утырту башлана. 1940 елда Миңнегаян һәм Зиннәт Халиковлар да биш балаларын ияртеп, Выборг районы Первомайск авылына күчеп китә. Анда алтынчы сабыйлары – Рәшидә дөньяга аваз сала. Әллә авылын бик сагынган, әллә күрәчәк шулай йөртә, 15 көнлек сабыен кочаклап, Миңнегаян туган авылы Ташлыкка кунакка кайта. Тик кирегә юллар бик тиз ябыла шул... 1941 елның 22 июне Миңнегаянның гына түгел, бик күпләрнең тормышын тамырдан үзгәртә.
«Герман сугыш башлаган!» дигән хәбәр күпләрне өнсез калдыра. Ял итәргә кайткан җиреннән, күкрәк баласын алып кире гаиләсе янына китәргә дигән хатынга, балалары янына юллар киселә. Сугыш башлануга ире Зиннәтне фронтка алалар. Олы кызы Нурлыгаянның Рязань каласыннан килгән хатында «Балаларны приютка бирдем» дигән сүзләре өзә инде ана күңелен! Бәлки бу якларга кайтарганнардыр дигән өмет белән, тирә-як авылларда урнашкан балалар йортларыннан эзләп тә карый, тик таба гына алмый. Бәхетенә ире Зиннәт сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Сугыштан соң, балалар язмышына бераз ачыклык кертү ниятеннән, тагын эзләүләрне башлыйлар – тик нәтиҗәсе генә булмый. Биш баласын югалткан ана «төшемдә ике клиндер бирделәр, икесен булса да табармын» дип өзгәләнә. Ә бу ике клиндер сугыш башланыр алдыннан гына дөньяга аваз салган Рәшидә һәм сугыштан соң туган кызы Рәфинәдер дип, күз алдына китерми. Гомеренең 40 елын туган авылы Ташлыкта ветврач булып эшләгән, әнисен карап, соңгы юлга озаткан Рәфинә апа, әнисенең югалган сабыйлары өчен борчылганын әле дә хәтерли. «Суларга төшәрдәй булдым, җан ярасын, йөрәк ярсуын Коръән укып баса идем» – ди гомере буе балаларын сагынып, сагышланып яшәгән Миңнегаян. «Әти сугышта алган яраларыннан 1953 елда, әни 1982 елда вафат булдылар. Әтием оста биюче, җор телле, шаян кеше иде. Ә әнием чиста, пөхтә булды. Үз гомерендә беркемгә дә авыр сүз әйтмәде» – ди Рәфинә апа.
Сугыш тәмамланып шактый еллар үтсә дә, төпчек кыз Рәфинә Выборг районы, Первомайск авылыннан хәбәрсез югалган абый-апаларының язмышы белән кызыксынып карый. Әтисе һәм әнисе вафатыннан соң берникадәр яңалык та килеп ирешә. Кызыл Чапчактан Әлфия Динмөхәммәтова дигән апа «Нурлыгаяннар белән бергә Ленинградта яшәдек» дип, истәлекләре белән уртаклаша. Әлфияләрне әтиләре Ладога күле аша Ленинградтан алып чыга. Ә Нурлыгаян «туганнарымны ташламыйм» – дип, аларга иярми.
Ә Яуш авылында гомер кичерүче бер апа Нурлыгаянның ачтан үлмәс өчен, поезддан төшереп калдыруларын әйтә. Шул чорларда Ленинградта яшәгән кемнәндер «Миңнегаян белән Зиннәтнең бер баласы ипи чиратында торганда үлде» дигән хәбәр дә килеп ирешә. Кызыл Чапчактан тагын бер хатын Нурлыгаян белән 3-4 ай урманда яшәүләре хакында сөйләгән сүзләре бар. Ә калган 4 бала турында башка бернинди дә хәбәр юк. Кайларда яшәп, кайларда вафат булганнардыр, ә бәлки берсе булса да, исәндер...
Бәхет эзләп дөнья буенча сибелгән бик күп татарларның, бары тик берсе – Халиковлар гаиләсе турында булды бу язма. Сугыш беткәнгә инде 75 ел, ә һаман ачылмаган, билгесез язмышлар тагын күпмедер?..
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото Р. Әзһамованың шәхси архивыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: