Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Тыңламагыз ирләрне, дим...»

Әйе, дөресен әйтәм, бигрәк тә нинди дә булса бәйрәм үткәрү турында сөйләшкәндә...

Без, дүрт гаилә, барлык бәйрәмнәрне туган көннәрне бергә үткәрергә гадәтләнгән. Бу инде ничә еллар дәвам итә. Ярар, 8 нче Март, 23 февраль ничек тә үтә. Ә менә Яңа ел бәйрәме!

Бу бәйрәм әлегә кадәр бер елны да шома узганы булмады. Элек-электән килгән язылмаган законнар буенча, Яңа елны каршы алу могҗизалы, серле, үзенчәлекле булырга тиеш. Әлбәттә инде, бәйрәмнең аерылгысыз атрибуты – Кыш бабай һәм балаларга чыршы төбенә куелган бүләк. Менә шушы балалар бүләкләре һәм бер гаилә башлыгының үзенчәлекле фикер йөртүе нәтиҗәсендә безнең рәтле Яңа ел бәйрәме күргән юк дияргә була.

Узган яңа ел рәхәтләнеп җылы өйдә салат ашап, телевизор карап утырасы урында төне буе җыйнаулашып кар көрәдек. Нигә дисезме? Чөнки теге дустыбыз бәйрәм төненә шәһәр читендә шәхси өйне арендага алды. Кыш бабай булып та үзе киенде һәм бәйрәм үзенчәлекле, истәлекле булсын өчен балаларга дигән бүләкне дә ишегалдындагы карга күмеп калдырырга башы җиткән.

Тик бу бүләкләрне көндез үк яшереп куйган һәм төн уртасына үзе дә шактый ук «җебегәнгә», курантлар ел бетүен хәбәр иткәндә ул инде бүләкләрнең кайда икәнен дә онытырга өлгергән иде. Балалар безнең дүрт гаиләгә җидәү икәнен әйтеп китсәк, уйлап карагыз инде күпме кар актарганны. Көрәмәс тә идек, балалар берсен-берсе уздырып еларга тотынды. Ә аннан алдагысында дустыбызның башына Кыш бабай булып киенеп тәрәзәдән керү идеясе туган иде (кабатламагыз тагын!!!). Әнә бит, телевизорда Кыш бабай мичтән төшә, ә нигә аңа да сюрприз ясамаска?! Шул исәп белән ул җәйдән үк тау альпинизмы белән шөгыльләнүче шәһәрдәшне табып, аннан берничә дәрес тә алган. Ниятен әйткәч, тегесе инде үзенең тауга менә-төшә торган бауларын да биреп торырга вәгъдә иткән. Тик, дустыбыздан «Биеклектән курыкмыйсыңмы соң?» дип сорарга гына оныткан.

Эш, түбәдән төшеп, тәрәзәдән керүгә килеп терәлгәч, һәм альпинист танышның саклык чараларын да онытмыйча, дустыбызны бауга бәйләп, тугызынчы каттан алтынчы катка төшереп җибәргәч кенә, аның биеклектән курыкканы ачыкланды. Аның урман шүрәлеседәй кычкырып бар күрше-күләнне җыюы, янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче аягындагы итеген төшереп носкидан гына эленеп торуын санамаганда, иске елны яхшы гына озаттык. Ярый әле аны егерме минутта төшерергә өлгерделәр. Югыйсә, озак эленеп торып аягы-кулы өшесә, бәйрәм шатлыгы калмаган булыр иде. Менә быелгы Яңа елны да кызыксыну катыш шомлану белән көтәбез. Дуслар белән бергә утыруы күңелле. Ә дустыбызның уйлап чыгарачак яңалыгы тагын да күңеллерәк булыр кебек тоела.

Фәния Салихова

Фото: pixabay.com

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев