Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

«Тургай»бакчасыннан - «Бәләкәч»кә

Оныгым Динараны яшь ярымнан шәһәребездәге «Тургай» исемле 8нче бакчага бирдек. Кызыбыз ул бакчага бик яратып йөрде. Безнең балаларны үзләренекедәй яратучы бакча мөдире Әлфия Әюповага, оныгыбызны дөнья танырга өйрәтүче ягымлы тәрбиячеләр Альбина Әхмәтовага, Гөлфинур Хәбибуллинага, Гөлфира Нуруллинага, Гөлназ Камаевага һәм няняларга, балаларның сәламәтлеге өчен кайгыртучы шәфкать туташларына, тәмле ризыклар әзерләүче пешекчеләргә...

Оныгым Динараны яшь ярымнан шәһәребездәге «Тургай» исемле 8нче бакчага бирдек. Кызыбыз ул бакчага бик яратып йөрде. Безнең балаларны үзләренекедәй яратучы бакча мөдире Әлфия Әюповага, оныгыбызны дөнья танырга өйрәтүче ягымлы тәрбиячеләр Альбина Әхмәтовага, Гөлфинур Хәбибуллинага, Гөлфира Нуруллинага, Гөлназ Камаевага һәм няняларга, балаларның сәламәтлеге өчен кайгыртучы шәфкать туташларына, тәмле ризыклар әзерләүче пешекчеләргә зур рәхмәт.

Әмма без 28нче микрорайонда яшибез һәм көн саен баланы Бызов урамындагы бакчага йөртү шактый кыен булды: аны бер сәгать иртәрәк уятырга, аннары кышның сап-салкын көннәрендә чанага утыртып алып барырга һәм алып кайтырга кирәк иде.

Берничә ай элек якын тирәбездә «Бәләкәч» бакчасы ачылды. Оныгыбызны әлеге бакчага күчерүләрен сорап, мәктәпкәчә мәгариф идарәсенә шалтыраттык. Биредә эшләүче кызлар безгә Динараны 93нче бакчага күчерертү өчен гариза язарга куштылар. Шуның белән эшебез бетте. Бакча ачылган беренче көннәрдән үк Динара шунда йөри.

«Тургай»дан киткәч, оныгыбыз, андагы дусларын, тәрбиячеләрен сагынмас микән, «Бәләкәч»кә ияләшер микән дип бик борчылган идек. Әмма яңа бакчага кызыбыз бик тиз ияләште. Шулай итеп, аны иртә белән илтү, ә кичләрен барып алу мәсьәләсе дә хәл ителде. Моның өчен, мәктәпкәчә мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Хөсәевановага, аның коллективына һәм 93нче бакча җитәкчелегенә без бик рәхмәтле.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев