Туган як

Туганнар да төрле була икән...

Зиратта халык күп. Барысы да кайгыны уртаклашырга тырышып, җылы сүзләр әйтәләр, сабырлык телиләр. Шунда бер ханым: «Балакаем, нинди зур кайгы, ничекләр түзәрбез?» – дип Фәрзияне кочаклап ала. Кем булыр бу? Моңа кадәр күргән кешесе түгел. «Син мине танымыйсың, әтиеңнең апасы Әсмабикә булам мин», – ди ул елмаеп, үз итеп. Мондый вакытта яныңда туганнар булу бик мөһим.

Фәрзиянең әти-әнисе аңа ике яшь тулар-тулмас вакытта аерылышалар. Әтисе турында әнисенең сөйләве буенча гына белә. Әтиле балалар янында кимсенгән чаклары була. Әтиләре эчеп кайтып гауга чыгарса: «Минем әти дә шундыйдыр әле, шуңа килмидер», – дип үзен юата.
Ә инде үскәч, әтисе аны эзләп таба. Чәчләре агарган, мескен кыяфәттә. «Мин сине читтән генә күзәтеп йөрдем, менә кыюлыгымны җыеп яныңа килдем. Әниеңне бик яратсам да, гаилә тормышыбыз барып чыкмады», – дип сөйләде. Кыз «әти» дип әйтә алмады. Нигә килгән ул? Фәрзиягә аннан берни кирәкми. Очрашудан соң башка күрешмәделәр алар, әтисенең үлү хәбәре генә килде. Күңеле тартмаса да, зиратка озатырга барды.
Әтисен җирләгән вакытта, Әсмабикә апасы белән танышуына чын күңелдән сөенде ул. Ире командировкага киткән, өендә бушлык, апасы белән сөйләшеп, әтисенә булган үпкәләрен онытты.
Әсмабикә китеп, ике-өч ай үтте дигәндә, Фәрзиягә шалтыратып: «Синең кайгылы чагың, миңа да энемне югалту бер дә җиңел түгел. Хәзер мин лаеклы ялда. Сезгә килсәм, ничек булыр? Иптәшең көне буе эштә, берүзеңә күңелсездер. Өй эшләрендә дә булышырмын. Туганнар бер-берсе белән бергә булырга тиеш», – ди. Хатын каршы килми. Фатир иркен, килсә дә була. Озак көттерми, зур чемоданнары белән кунак килеп тә җитә.
Электән «Кунак көне – өч, өчтән артса – хуҗага көч» дигәннәр. Атналар, айлар үтә, ә апаның китәргә исәбендә дә юк. Фәрзиянең ире Азат тешен кысып булса да түзәргә тырыша, хатынына каршы килми.
Әсмабикә өй җыештыра, ашарга пешерә, гомерлеккә күчеп килгән диярсең – үзен бик иркен тота. Азатның ачуы килгәнен күрсә, Фәрзияне аерым бүлмәгә чакырып ала да, икәү сөйләшеп, елашып утыралар. Кара әле! Хатыны да шуңа гына карап тора!
Фәрзиянең әнисе дә борчыла башлый: «Кызым, Әсмабикә белән саграк бул. Эч серләреңне сөйләмә. Әтиең белән безне аеручы да ул булды», – дип кызын кисәтеп куя. Фәрзия аптырап кала. Әнисе ялгышадыр, Әсмабикә апасы бервакытта да тавыш күтәрмәс, йомшак кына сөйләшер, үзе шундый ягымлы һәм мәрхәмәтле апа.
Әмма әнисе дәвам итә: «Артистлар бер кырыйда торсын. Әтиеңә: «Аерыл аннан, син матур, үзең кебекне табарбыз, ул сиңа тиң түгел», – дип мине яманлап сөйләгән, бөтен туганнарны миңа каршы котырткан. Синең белән мине фатирдан чыгаруын сораган. Ул фатирны безгә калуыннан курыккан икән. Тора-бара, әтиең күнде, безне фатир теркәвеннән төшерде дә, куып чыгарды. Тора-бара аның әтиеңне куып чыгарганлыгы билгеле булды. Ире белән яшәргә фатир кирәк булган икән. Үзен генә кайгыртучы, икейөзле кеше ул, ышанма, балам. Сак бул. Сезнең арага да кермәсен. Минем язмышымны кабатлама», – дип үгетли.
Әмма Фәрзиянең бу сүзләргә ышанасы килми. Әнә бит Әсмабикәсе: «Әтиең бик кайгырды шул. Сине дә исеннән чыгармады, сагынып сөйли иде. Әниең белән матур пар булгангамы, алардан көнләштеләр. Бик яхшы кеше иде, Ходайга да шундыйлар кирәк, күрәсең», – дип көн саен сөйли.
Бер ай үтә, икенчесе, ә кунак өенә кайтып китәргә уйламый да. Азатның сабырлыгы да чиксез түгел. Түзми түгел, түзә. Көн саен шул ук хәл. Хатынының аның белән сөйләшергә теләге дә, вакыты да юк. Янәсе, кайгылы чагы! «Аш пешкән, өй җыелган, сиңа тагын ни кирәк?! Ә апа безнең ярдәмгә мохтаҗ, аны югалтасым килми», – дип кенә җибәрә Фәрзия, ире сүз катса.
«Шулаймы?! Аны югалтудан куркасың, ә мине югалтсаң да ярыймы? Без бер-беребезнең барлыгын, ир белән хатын икәнебезне оныта башладык! Чит кешеләр кебек яшибез... Һәр нәрсәнең чиге булырга тиеш», – дип кычкыра түземлеге беткән ир.«Әйе, сиңа рәхәт. Әти-әниең гомер буе бергә. Ятимлекнең нәрсә икәнен белмисең. Без синең белән бер-беребезгә туры килмибез, ахры. Холыкларыбыз килешми», – дип каршы төшә Фәрзия.
«Әйдә сөйлән, бу синең сүзләр түгел.Синекеләр җүләрләнеп яшь вакытта аерылышкан, син дә гаиләбезне җимерергә тырышма! Мин моңа юл куймам. Мин аерылышыр өчен өйләнмәдем – белеп тор», – дип кырт кисә Азат. Аннары өч көннән эшеннән ял алып, кая киткәнен әйтмичә, китеп бара.
Әсмабикә аптырап калган Фәрзиянең җилкәләреннән сыйпый-сыйпый: «Ирләр шундый алар, әз генә авырлыктан да куркып калалар. Тизрәк куак артына качу ягын карыйлар. Яныңда якын туганың булганда, ирләргә ышанырга ярамый. Киткән икән, әйдә китсен», – дип сөйләнә.
Беркөн фатирда кыңгырау тавышы ишетелә. Фәрзия ишекне ачып җибәрсә, Азат белән үз әнисе тора. «Исәнме, Әсмабикә», – дип ипле генә исәнләшә ана коридорда кунакны күреп. «Исән-сау гына килдеңме?» – дип сүзләрне теш арасыннан гына чыгарып, җавап бирә Әсмабикә.
Ә Азатның йөзендә – тантана. «Утырышыгыз, аңлашыйк», – дип башлый ул сүзен. Аннары Әсмабикәгә борылып: «Хатынымны авыр минутларда юатканыгыз, булышканыгыз өчен рәхмәт, анысы. Тик айдан артык бездә яшәп тә, Фәрзиягә мирасы турында сөйләмәгәнсез», – ди. «Нинди мирас? Берни аңламыйм. Әтидән берни калмаган», – дип аптырап апасына карый хатын.
Азаты сүзен дәвам итә: «Әтиең берничә ел элек фатир сатып ала. Башка хатыннарыннан баласы булмаганлыктан, закон буенча ул сиңа калырга тиеш икән. Әсмабикә апабызның килү сәбәбе дә «нотариуста булдылармы, мирасын барладылармы», дип белешүе икән. Ә алты айдан хәйлә белән аны үзенә күчермәкче икән», – ди. Ир яллар алгач, Әсмабикә яшәгән шәһәргә барып, белешкән, мәгълүмат җыйган. Андый туганның булуыннан булмавы хәерлерәк икән. Әниләр сүзенә колак салсагыз, югалмассыз.
Кәүсәрия ШӘЙДУЛЛИНА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: