Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

"Туган як" - карта-күрсәткеч

Лотерея дигән нәрсәгә игътибар биргән юк иде. Үзебез авылда торгач, "Туган як"ка язылу өчен да кызыбыз йөри. Бер мәртәбә Галина Сабирова концертына, икенчесендә кичәгә, ә узган ел татар театрына билет алып кайтты. Урамда 25 градус салкын иде. Шулай да, театрга 32нче мәктәпнең 2нче классында укучы оныгым Халидә белән бергәләп бардык....

Лотерея дигән нәрсәгә игътибар биргән юк иде. Үзебез авылда торгач, "Туган як"ка язылу өчен да кызыбыз йөри. Бер мәртәбә Галина Сабирова концертына, икенчесендә кичәгә, ә узган ел татар театрына билет алып кайтты. Урамда 25 градус салкын иде. Шулай да, театрга 32нче мәктәпнең 2нче классында укучы оныгым Халидә белән бергәләп бардык. Бик ошатты, "дәү әнием, тагын барырбыз әле", ди. Үзгәреп, рухи сафланып кайттым.

Бу ел башында килгән "Туган як"ны укып чыктым, приз отучыларны да күздән кичердем, ничектер, үз фамилиям күземә чалынмаган. Редакциядән шалтыратып әйткәч, гаҗәпсендем. "Туган як"ны алып карагач кына ышандым. Тормыш булгач, юрганы да, мендәрләре дә кирәк була. Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллинга ул призны редакциягә китергәне өчен рәхмәт. Аның үз җирлеге халкы өчен тырышучы җитәкче икәнен ишетеп-белеп торабыз.

Мин үзем 38 елымны педагоглык хезмәтенә багышладым. Шәһәрдәге 16нчы, 20нче мәктәпләрдә рус теле һәм әдәбияты укыттым. Лаеклы ялга чыгар алдыннан, ун ел дәвамында, мәктәп укучыларына татар теле өйрәттем. Үзем дә укыдым, балаларны да укыттым.

Пенсиягә чыккач дача урынына тотарбыз, җәйләрен яшәрбез дип, Иске Чишмә авылыннан өй алдык та, йорт салдык. Казанда үскәнлектән, баштарак миңа авыл тормышына ияләшүе авыр булды. Терлекләрне кызгандым, аларны режим буенча ашатуыма ирем аптырый иде. 55 яшемдә сыер саварга өйрәндем, хәзер ике сыер асрыйбыз. Шәһәр белән чагыштырганда, авылда яшәве рәхәт...

"Туган як"ның килгән берен җыеп барам. Газета укымаучыларга шаккатам. Шәһәрдәге танышларыма шалтыратып, "Туган як"тагы хәбәрләрне җиткерәм. Ник үзегез язылмыйсыз, дигәч, "укырга яратмыйбыз", диләр.

Ә минем өчен көндәлек тормышта үзенә күрә бер карта-күрсәткеч ул "Туган як". Пенсия артуга кагылышлы хәбәрләрне дә аңлаешлы итеп яза. Динне беләсем, өйрәнәсем килә иде. Рәхмәт, "Догалы өй" битләрендә дин турында һәркем төшенерлек итеп язасыз. "Туган як" - бер генә юнәлештәге газета түгел, анда һәркем үзенә ошаган язма таба ала. Үзенә приз чыккан өчен генә мактап сөйли дип уйламагыз, сүзләрем - ихлас

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев