Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Туган телгә мәхәббәт тәрбияли

Табигатьнең бай мәле, алтын көз көченә кергән чак. Көзнең шушы матур мизгелендә дөньяга аваз салган, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, каләмдәшебез Әлфия Әхмәт кызы Хәлиуллинаның юбилей көне җитә.

Әлфия ханым Мамадыш районының искиткеч матур табигатьле Иске Чәбия авылында туган. Хәзерге көндә Түбән Каманың 15 нче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Укучыларга туган тел өйрәтүдә көчен кызганмыйча, күңелен биреп хезмәт куя. Үзенең эш дәверендә күп санлы мактау кәгазьләренә ия булган, «Безнең иң яхшы укытучыбыз» бәйгесендә грант откан. 
Педагоглык сәләтенә, һөнәри осталыкка ия булган укытучы күңел җылысы аша һәрбер баланың йөрәгенә юл таба белә, укучыларын туган телнең бар байлыгын, матурлыгын тоярга өйрәтә, үзенең иҗаты аша туган телгә мәхәббәт хисе тәрбияли. Юбилей көнендә каләмдәшләре аңа эчкерсез һәм иң җылы котлауларын юллый. Чын күңелдән Сезгә сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез. Һәр көнегез күңелле вакыйгалар китерсен, барлык теләкләрегез чынга ашсын, тормыш юлыгызда шатлык юлдаш булсын. 
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары исеменнән, Әлфия СИБГАТУЛЛИНА.

Рәхмәтлемен
Я, Аллаһым, рәхмәтлемен, 
Ачлыкларны белмибез. 
Ризык сорап, башкаларның 
Ишегенә килмибез. 
Табын тулы мул ризык, 
Берсеннән-берсе тәмле. 
Кадерен белеп торсаң, 
Дөньялары да ямьле. 
Хәерле булсын гомерләр, 
Бәрәкәтле, шатлыклы. 
Бар нәрсә дә җитеш булсын, 
Күрми яшик кытлыкны. 

Табигатьнең матурлыгы
Таң ата, кояш чыга, 
Шулкадәр матур иртә! 
Тормышта бернәрсә дә 
Булмасын иде киртә. 
Табигатьнең матурлыгы 
Күңелләргә кагыла. 
Бар җирдә дә бу тормышның 
Гүзәллеге чагыла. 
Иртәнге тынлыкта кошлар
Бигрәк моңлы сайрыйлар. 
Әйтерсең лә, үзләренә
Тиң яр, парлар сайлыйлар. 
Табигатьнең шул чагында
Тынлыгын тыңлап була. 
Яшәү матурлыгы шулай
Күңелгә чыңлап тула. 

***
Кеше туа, яши, сөйләшә, 
Аралаша туган телендә. 
Кинәт кенә аны тыялар, 
Чит-ят җирдә түгел, илендә. 
Кыргыйлыкмы?.. Нәрсә дип атала? 
Китапларны җыеп алалар... 
Алга таба, татар телен тыйгач, 
Нәрсә укыр сабый балалар? 
Бөек Тукай, Җәлил,Такташлар
Нәрсә әйтер иде, туганнар? 
Тел бетерү – милләт бетерү! 
Богауларсыз телне буганнар. 
Туган телсез – сүзсез, тынсыз бит, 
Булырмы соң галим? Язучы? 
Билгесезлек хаким иткәндә, 
Бармы икән аваз салучы?!
Әлфия ХӘЛИУЛЛИНА.

Фото Ә. Хәлиуллинаның шәхси архивыннан алынды

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев