Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хатлар

Түбәнкамалы шагыйрә Рәмзия Вәлиева ике шигырьләр китабы бастыруга әзерләнә

Быел аның «Тынычлыгын телим дөньяның» дигән китабы дөнья күрде.

Рәмзия Галимҗан кызы Вәлиеваның балачагы бер яктан Агыйделнең элек култыгы булган аккошлы зур күл буена сыенып утырган, каршыдан тау итәгендә зифа каеннар ураган өч чишмәле кечкенә Илчебай авылында уза. 

Бер гаиләдә алты бала үсә алар. Әти-әнисе бик гади хезмәт кешеләре була. Әмма алар үзләре дә яшьли жыр-китапка гашыйк булгач, балаларын да шулай тәрбиялиләр. Почта таратканда, клуб мөдире вазифаларын үтәгәндә һәм концертлар куйганда, өч кызы һәм өч улы беренче ярдәмчеләре була. Әниләре Халисә үзе дә шигырьләр яза, хәтта Бөек Ватан сугышы темасына багышланган район конкурсында җиңеп чыга. Рәмзиянең дә күңеле кечкенәдән иҗатка тартыла. 

Рәмзия Галимҗан кызы 1978 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши, 53 нче һөнәр училищесын тәмамлый. «Умырзая» бакчасында балалар тәрбияли. Аннары «Өмет» («Надежда») балалар үзәгендә 12 ел хезмәт куя. Тормыш юлдашы авырып вафат булгач, ике улын ялгызы үстерә. 

Рәмзия Вәлиева 2006 елдан «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри. Актаныш якташлык җәмгыятендә, микрорайон тормышында актив эшләп килә. Хәзерге вакытта аның инде 7 китабы дөнья күрде. Шагыйрәнең беренче иҗат жимеше «Бәбкә кая югалган?» исемле китап. Бу җыентыкта язучының балалар дөньясы белән тыгыз бәйләнештә торуы сизелә, чөнки шигырьләре балалар теле белән мавыктыргыч итеп язылган. 

Балалар өчен язганда шагыйрә җитди мәсьәләләрне читләтеп үтә дигән сүз түгел. Язучы шигырьләр ярдәмендә туган илгә, туган телгә мәхәббәт уята, дус һәм тату яшәргә өйрәтә, нәниләр күңеленә ачкыч табарга омтыла һәм аларның киләчәктә тәүфыйклы, иманлы балалар булып үсүләрен тели. «Үсә минем энекәш», «Бал бабай», «Буран», «Исәнме, кыш!», «Муйнак», «Авылда каникулда» шигырьләре моның ачык мисалы. 

Рәмзия Вәлиеваның «Бәхетле мизгелләр» исемле икенче китабы укучыларны тагын да шатландыргандыр. Мәсәлән, «Тукай язы», «Корбан бәйрәме», «Җиңү көне», «Ак алъяпкыч иңдә», «Көмеш кыңгырау моңы» шигырьләре эчтәлек һәм сурәтләү чараларына бик бай. 

Шагыйрәнең «Бәхетле мизгелләр» китабында бакча балалары һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен бик матур шигырьләре урын алган. Китапта балаларда матурлыкны күрә белү, туган телгә мәхәббәт, дуслык, табигатьне ярату темалары чагыла. 

Балалар әдәбиятына даими тартылып яшәү һичшиксез аның тормыш эшчәнлеге белән дә бәйле, чөнки ул дистәләрчә ел балалар белән эшли. Шәһәребезнең 64 нче «Сөембикә» балалар бакчасында үзенең шигырьләрен яттан укучы кыз-малайлар белән Р. Вәлиева ике тапкыр ТНВ дагы «Күчтәнәч» тапшыруында катнаша.

Шагыйрәнең «Без — Тукай оныклары» исемле китабына кереш сүзендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Резеда Вәлиева: «Аның шигырьләре җиңел укыла. Әдәби теле матур, шаян һәм үзенчәлекле. Шагыйрә иҗатының киләчәге өметле», — дип яза. 

Рәмзиянең иҗатында тагын бер юнәлеш — ул Габдулла Тукай. Бөек шагыйрьне олылау, аның алдында баш ию — татар әдәбиятында күркәм күренеш. Авторның «Сандугачлы таң атты» шигыре моңа уңышлы бер мисал.

Чынлап та, шигырьләре күңелне җәлеп итә, ә аеруча күзгә бәрелеп торган ягы: ифрат та күп тема төрлелеге. Аларда тапкырлык, зирәклек ярылып ята. Рәмзия ханымның иҗатында табигать образы: бөрлегәнлек, су буендагы юкәлек, зәңгәр күк йөзе, сары төнбоеклар, челтер-челтер аккан ак инеш тараткан моң, җиләс һава, җиләк исе, хәтфә чирәм сурәте төп урыннарның берсен били. Кеше, кайда гына яшәсә дә, үзенең туган жирен, кендек каны тамган газиз туфрагын күңел түрендәге хисләр сандыгыннан алып ташлый алмый. Шуңа да шагыйрәнең иҗатында туган якны сагыну, юксыну хисләре белән сугарылган шигырьләр бик күп. Р. Вәлиева иҗатында туганлык мөнәсәбәтләре, әти-әнигә, әбибабайга хөрмәт тә, әдәп-әхлак, үз-үзеңне тоту, туган телгә мәхәббәт тә чагылыш тапкан.

Ижатында тагын бер юнәлеш — ана образы. Безне якты дөньяга китереп, багып үстергән ана бала хакына утка да, суга да керә. Баласы өчен ана йөрәге сызган кебек берәү дә борчыла алмый һәм шагыйрьләр өчен бу мәңгелек тема. Сүз уңаеннан, берничә ел элек «Башкортостан кызы» журналының 50 еллыгына багышланган «Әнием йөрәге» конкурсында Р. Вәлиеваның шигыре җиңүче дип табыла. 

Рәмзия Вәлиеваның шигырьләренә күп җырлар язылган: Илһам Хисмәтуллин — «Ак Кала»; Азат Нәҗмиев — «Татлы сагыну», «Әткәй моңы», «Илчебайга хат», «Яңа ел кичендә», «Якты хәтирәләр», «Туганнарга»; Инсаф Хәбибуллин — «Балачакны сагынам»; Илдус Низамов — «Таш-комым», Илгиз Сафиуллин — «Илчебай авылы көе»; Чулпан Зиннәтуллина — «Гармунчыга», «Бәхетле мизгелләрем», «Әнкәем — күз нурым»; Рифкат Урманов — «Кайтам туган якка», Искәндәр Вәлиев — «Түбән Кама Сабантуйлары», «Әткәйне сагыну»; Әсхәт Кәбиров «Яз бәйрәме»... 

Тормышны үзенчә яраткан, эшеннән ямь табып яшәгән шагыйрәнең шигырьләре һәм язмалары бүген дә «Актаныш таннары», «Туган як», «Чулман», «Рисалә», «Акчарлак», «Шәһри Казан» һәм «Мәдәни җомга» газеталарында, «Мәйдан» журналы, «Кама таңнары» альманахларында басылып килә. Мәктәп укучылары гына түгел, әтиәниләр, әби-бабайлар аның яңа шигырьләрен яратып укый. 

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина каләмдәше турында күп җылы сүзләр әйтеп, аның туганлык мөнәсәбәтләре, өлкәннәргә хөрмәт, әдәпәхлак, туган телгә һәм туган илгә мәхәббәт темаларын үзенчәлекле итеп чагылдыруын ассызыклап: «Рәмзия күп әдәби-иҗтимагый проектларның авторы. Мәсәлән, «Трамвайда Түбән Камага шигъри сәяхәт», «Трамвай дулкынында Әниләргә мәдхия» , «Хәтер сагында» (Нурулла Гаптуллин белән бергә) һәм башкалар...» — диде. 

Тукай премиясе лауреаты, Түбән Камада Актаныш якташлыгы җәмгыяте рәисе Фирдәвис Ханов та Рәмзия Вәлиева турында югары фикердә. «Ул — безнең якташлык җәмгыятендә иң актив кешеләрнең берсе. Актаныш белән Түбән Кама юлларын күптән такырайтып бетерде инде. Без үткәргән бар чараларда катнаша, якташларны очраштыра. Хәзер МХО дә катнашучы якташ-сугышчылар өчен дару үләннәре җыюны оештырган, авылдашлары белән «Әнием чәйләре» әзерләп озаталар», — ди ул. Рәмзия — туры сүзле, бәлкем шуңа күрә аны кайберәүләр яратмыйлар да. Әмма ул үзенекен барыбер исбатлый, нигезли һәм уйлаган максатына ирешә. Шагыйрә яңа иҗади үрләр яулый, быел «Тынычлыгын телим дөньяның» дигән китабы дөнья күрде. Яңа шигырьләр тупланган тагы ике китабы бастыруга әзер... 

Рәмзия Вәлиева шулай ук үзенең күркәм иҗат орлыклары белән киләчәктә дә укучылар күңелендә тормышка мәхәббәт уятып, үз каләме белән яшәү яменә соклануын дәвам итсен дигән теләк белдерәсем килә.

Фәрит Вагыйзов, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев