Туган як

Тормышым хатирәләре

Мин Шәңгәлче авылында тудым, шунда үстем. Бу язмамны балачакта күргәннәремне яшь буынга җиткерәсем килеп, яздым. Кызганыч, кайбер авылдашларымның я исемнәре, я фамилияләре истән чыккан. Аларны якыннан белүчеләр мине гафу итсен иде инде.

Балачактан урак, чалгы, балта, чүкеч тотып эшләп, спорт белән шөгыльләндем. Чаңгыда бик оста йөри идем. Мәктәптә укыганда безне Нәбиуллин абый окоп казытып, агач мылтык тоттырып, солдат булып уйната иде.
Кыш җитүгә чана тартып һәр йорттан көл җыеп йөрүләр дә истә. Ә яз җитүгә аны әниләр басуга ашлама итеп сибәләр. Көзен әниләр урак ура, без төнлә носилкалар белән ташып, кибән өяргә әзерли идек. Аннары кибәннән атлар белән ташып, молотилка белән суктырдык. Молотилка дигәнен эшләтү өчен дүрт ат җигәргә кирәк. Саламнарны агач сәнәк белән алып, тагын носилкалар белән эскерт сала торган идек. Эскерт салу эшен Нәгыйм, Мортаза, Мөхлис, Хәмидуллалар башкарды. Күбесенең я исеме, я фамилиясе генә хәтердә калган шул. Суккач ашлыкны капчыкларга тутырып, Чаллы элеваторына илтәләр. Ул елларда чоры шундый иде бит. Барыбыз да илне күтәрү өчен армый-талмый хезмәт куйдык. Ындыр бригадиры булып Нургата Мортазин, Мәрданша Дәүләтшин, Гакыйф абыйлар эшләде.
Шәңгәлченең югары очыннан басуга барыр өчен, су аша чыгарга кирәк иде. Бер елны шул инешкә субай сугып, күпер ясадылар. Күпернең өстенә бүрәнәләр түшәп, җигүле атлар да йөри башлады. Хәзер инде ул күпер күптән юк. Аның урынына яңаны, нык итеп, таштан ясадылар. Басуга бар техника шул күпер аша йөри. Авыл янында гына балалар су коеныр, балык тотар өчен буа ясалды. Кышын өстен боз каплагач, хоккей мәйданчыгына әйләнә. Кушай авылыннан агып төшкән суны буып, су тегермәне корып куйдылар. Анда Бәхтигәрәй Хәсәншин белән Хәсән Мортазин эшләде.
Безнең яшьлек елларында бәрәңге бакчасын да кул белән казышлы иде бит. Бер елны утыртканда сука табып, 6 кеше суканы тартып, бәрәңгене шулай утырттык. Ә алганда инде кул белән казырга туры килде. Үз бакчаң гына ни ул, әле колхоз бүлеп биргән җирне дә көрәк белән казыйсы иде бит.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабугага укырга кердем. Анда укыганда чаңгы ярышында беренче урынны алып, дүрт метр материал белән бүләкләндем. Исегездә булса, хәрби әзерлек дәресләрендә тизлеккә автоматны сүтеп-җыя идек. Бу ярышта да беренчелекне мин алдым. Укыган еллар искә төшкәндә торган квартирыбызның бик салкын булганы да истә. Өйне ягып җылытыр өчен, чана белән торф ташый идек. Ашау такы-токы булса да укырга тырыштык, әти-әниләр йөзен кызартмадык. Унбиш көнләп торгач, авылга кайтып, киемнәрне алмаштырып, әнинең тәмле ашларын ашап килә идек.
Илебез чәчәк атсын өчен заемын да түләдек, сөтен, маен, йомыркасын да җыеп тапшырдык. Ит заданиесен үтәр өчен тәрбияләп-карап үстергән бозауны биргән вакытлар да булды. Күрде инде башлар, без күргәнне балаларга, оныкларга күрергә язмасын. Бәхетле, шатлыклы тормышта яшәргә язсын. Инде минем белән колхозда эшләгән кешеләрнең күбесе арабызда юк. Үзем сугыш ветераны, тыл ветераны. Бүгенгесенә риза булып, булганына шөкер итеп яшим.

Мәдинә Абдуллина, Ташлык авылы

Фото pixabay.com сайтыннан.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: