Туган як

«Тормыш – озын сәфәр...»

«Кунакчыл Түбән Кама» проекты кысаларында, Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәдә чираттагы очрашу узды. «Тормыш – илаһи тылсым» дип исемләнгән бу кичәдә шәһәрдәшләребез Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Гөлсинә Галимуллина белән таныштылар.

Саба районы Эзмә авылында туып үскән Гөлсинә ханым бала чагында ук китаплар укырга ярата. 7 нче сыйныфта укыганда, булачак һөнәре турында сорагач: «Габдрахман Әпсәләмов кебек язучы буласым килә», – дия. Ә мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә, аннары 35 ел «Саба таңнары» газетасының авыл хуҗалыгы бүлегендә эшли.
Гөлсинә ханым лаеклы ялга чыккач кына иҗат итә башлый. Бер-бер артлы аның «Мәхәббәт аланы», «Ак бураннар аша», «Күгәрчен оя корганда», «Ефәк кулъяулык» дигән һәм башка китаплары дөнья күрә. Бүгенге  көндә 11 китап авторы: «Ялга чыгып, китаплар яза башлагач, бөтенләй башка тормышта яши башладым», – ди.
Аның китапларында төрле язмышлар, кешеләрнең бер-берсенә булган мөнәсәбәте киң яктыртыла. «Тормыш – озын сәфәр, ә кеше – анда юлчы. Дөньяда 3 кенә әйбер юк: диңгезгә капкач, күккә баскыч, мәхәббәткә дару», – ди Гөлсинә. 
Дару дигәннән, «Карлы миләш тәме» дигән китабында дару үләннәренә зур игътибар бирелгән. Бу китапта Гөлсинәнең күршесе Әнфисә абыстайның төрле үләннәр кулланып, каты авыруын җиңеләйтә алуы киң яктыртылган.
Мин үзем әдибәнең һәр әсәрен аерыла алмыйча укып чыгам. Мәсәлән, танылган дин әһеле, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның үзенчәлекле тормышы чагылдырылган «Алтын ачкыч» китабын да кат-кат укыдым.
«Ай күлгә сыенганда» китабы аерым игътибарга лаек, чөнки бу повестьның төп геройлары – үзебезнең шәһәр кешеләре. Рәхимә абыстайның авыр язмышы китапта Гөлсәхрә образы аша бирелә. Рәхимә ханым аерылышырга гариза язып судка килә. Ул анда гомере буе адвокат булып эшләгән Рәфәт Шәйдуллин белән очраша (китапта – Рифат Шәймуллин). Рәфәт әфәнде Рәхимәнең гозерен тыңлаганнан соң: «Гаилә кош оясы гына түгел ул. Корган ояны туздырырга беркайчан да соң түгел. Ирегез белән дуслашып, минем янга парлап килегез», – дип, гаризасын алмыйча, кайтарып җибәрә. Очрашуда чыгыш ясаган Рәхимә: «Шундый кырыс һөнәр иясенең, үз туганы кебек җылы кабул итеп, киңәшләр бирүен мәңге онытасым юк», – дип күз яшьләре белән искә алды. Сүз уңаеннан, бу повесть китап укучылар тарафыннан яратып кабул ителә. Саба һәм Әлмәт театрлары аның буенча спектакль дә куялар.
Кичәдә китапханә хезмәткәрләре Ольга Аронова, Гөлфия Мусина авторның китапларыннан өзекләр укыдылар. Аксакаллар шурасы рәисе Васил Камалов тәэсирләре белән уртаклашты. Очрашу кичәсе искиткеч матур һәм җылы булды. Гөлсинә ханым үзенең гадилеге, гаҗәеп тыйнаклыгы белән дә күңелләрне җәлеп итте. Киләчәктә дә аңа иҗат уңышлары теләп, тагын очрашуларны көтеп калабыз.
Земфира ГАРИФУЛЛИНА. 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: