Туган як

Тормыштагы зур сынаулар аша

Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. «Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...» - дигәннәр бит борынгы бабаларыбыз да. Җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә....

Бу галәмдә хәтта кар бөртекләре дә бер-берсенә охшамаган. Кеше язмышлары турында сөйлисе дә юк. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Тик шунысы уртак: җир йөзенә без барыбыз да яратырга, бәхетебезне табарга килгәнбез. «Мәхәббәт дигән очар кош бардыр, канатлары пардыр...» - дигәннәр бит борынгы бабаларыбыз да. Җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр.
Түбән Уратма авыл җирлегендә «Парлы гомер» дигән кичә үтте. 50-60 ел элек гаилә учагын кабызып, бүгенге көндә дә иңне-иңгә куеп яшәүче парларны тәбрикләделәр. Алтын һәм зөбәрҗәт туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә.
Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк! Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенге көннәре бәхетле, киләчәкләре өметле аларның. Менә алар зөбәрҗәт туйларын билгеләп үткән парлар: Нурлыгаян һәм Харис Әгъләмовлар, Саҗидә һәм Миңневәли Галиуллиннар, Мәүҗидә һәм Мисхәт Исмәгыйлевлар, әкинә һәм Габидулла Хәмидуллиннар. Алтын туйларын билгеләп үтүче Бибинур һәм Исмәгыйль Хаҗиповлар, Бибинур һәм Мәгъсүмҗан Җамалиевларга да бу көнне хөрмәт күрсәтелде.
Кичәдә депутатыбыз Әнәс Әхәт улы Миңнәхмәтов һәм Түбән Уратма авылы башлыгы Айрат Рафаэль улы Гарифуллин хөрмәтле юбилярларыбызны олуг бәйрәмнәре белән котладылар, аларга үзләренең җылы сүзләрен җиткерделәр.
Юбиляр парларның гомер тарихларына күз салып, тәфсилләп язарга утырсаң, бер кәгазь битенә генә сыеп бетмәс иде. Алар - сугыш чоры балалары, авырлыкны үз җилкәләрендә күтәреп, ачлыкны-ялангычлыкны җиңә алган буын вәкилләре. Шуңа күрә дә тормыш юлына ныклы адымнар белән килеп керәләр. Чабаталы килеш күпме юллар үтелгән дә, ул вакытлардан соң күпме сулар аккан! Шул гомер эчендә ни генә кичермәгәннәр, шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Әйе, аларның тормышы - үзе зур батырлык, күп авырлыклар, сынаулар аша үткән еллар. Авылыбыз тагын да ямьләнсен, тормышыбыз алга барсын өчен, авыл хуҗалыгының иң авыр тармакларында көч куйган уңганнарыбыз алар! «Кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп, үз көннәрен үзләре күрергә өйрәнгән, мактаулы да, сикәлтәле дә тормыш юлын үткән әлеге парлар хакындагы мәгълүматны, тарих буларак, яшь буынга, аларның онык-оныкчыкларына җиткерү - безнең бурычыбыз», - диде үз чыгышында Түбән Уратма авыл җирлеге сәркатибе Гөлүсә Габделбәр кызы.
Күп еллар авылыбызның ветераннар советы рәисе булган, әлеге парларның үткән тормышын бик яхшы белүче Фатыйма апа Хафизова да кичәдә катнашучыларга түрдә утыручы парларыбызның тормыш юлын күңелләргә үтәрлек итеп җиткерде.
Борма-борма тормыш юлында сикәлтәләр очраса да, һәр узган көннең бәхетле мизгелләре дә, куанычлары да булган. Озак еллар бергә яшәүчеләрдән: «Моның сере нәрсәдә?» - дип сорагач, «Бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан ук аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәүдә», - диделәр алар.
Балаларының, оныкларының җылы итеп чын күңелдән котлаулары, матур-матур чыгышлары кичәне тагын да ямьләндерде. Менә бит нинди игелекле балалар үстергәннәр алар! Ил-көнгә файда китерердәй, зыялы һәм тәүфыйклы балалар тәрбияләүләре генә дә - нәтиҗәле зур хезмәт.
Үзләре үстергән балаларының, оныкларының игелеген күреп, кадер-хөрмәттә, исән-сау, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын аларга. Сезгә Аллаһы Тәгалә җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен!
Ләйлә ӘГЪЗӘМОВА,
Түбән Уратма авылы китапханәчесе.
Автор фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: