Туган як

Тормыш ямен тоеп яшибез

Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең дә, хәл барда, гел өйдә генә ятасылары килми. Бер-берсен күреп сөйләшү дә алар өчен зур бәйрәм, кая да булса барып кайту бертөсле булган тормышка ямь өсти. Менә шундый уйлар белән, кышкы салкын көннәрнең берсендә тынгысыз күңелле Фатыйма Хафизова авылдашларын китапханәгә дәште. Күңелгә ямь биреп, гөлләр усеп утырган зәвыклы...

Өлкәнрәк яшьтәгеләрнең дә, хәл барда, гел өйдә генә ятасылары килми. Бер-берсен күреп сөйләшү дә алар өчен зур бәйрәм, кая да булса барып кайту бертөсле булган тормышка ямь өсти. Менә шундый уйлар белән, кышкы салкын көннәрнең берсендә тынгысыз күңелле Фатыйма Хафизова авылдашларын китапханәгә дәште.

Күңелгә ямь биреп, гөлләр усеп утырган зәвыклы китапханә мөдире Ләйлә Әгъзәмова безгә 2015 елның Әдәбият елы икәнен телгә алып, алга таба нинди кичәләр, бәйрәмнәр үткәрергә ниятләвен җиткерде. Мәүлид бәйрәме уңаеннан уздырылган бу очрашуда китапханәче Ләйлә безгә Мөхәммәт пәйгәмбәрнең тормышы турында сөйләде. Рәйсә Якупова, көйгә салып, мөнәҗәтләр укыды. Халкыбызның гореф-гадәтләребезне тагын да ныгыту өчен җан атып йөруче Бибинур Хаҗипова һәм Гөлнәзирә Ибраһимованы бу кичәдә күрүебезгә чын куңелдән шатландык. Алар Коръәннән сүрәләр һәм аятләр укыдылар.

Бугенге көндә бик мөһим мәсәләләрнең берсе - киенү әдәбе, харам ризыктан тыелу, балаларыбызга дөрес тәрбия бирү, үз динен яхшы белмәгән яшь буынны дөнья афәтенә әйләнгән бозыклыктан саклап калу мөһимлеге турында вәгазьләр сөйләнде. Авылыбыздагы яңа мәчет төзелешенә һәркем бераз өлеш кертсә иде, дигән фикер дә әйтелде.

Табын янында узган кичәдән һәркем күңел хәзинәсенә гыйлем салып киткәндер.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: