Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Үтәлмәс әле

Ишеткәнсездер, 2019 елның гыйнварыннан кемнедер сөендерә, кемнедер көендерә торган закон кабул итәчәкләр икән. Эш шунда ки, яңа закон буенча бакчалар СНТларга һәм яшелчә бакчаларына бүленәчәкләр. Һәм инде алар бер-берсеннән күпкә аерылачак. Әгәр мин дөрес аңлаган булсам, киләчәктә СНТларда йорт салырга ярый, ә яшелчә бакчаларында ярамый...

Әле бакчаларны межалауга һәм хосусыйлаштыруга бәйле баш катырулар аз булган икән. Алда тагын да зуррак проблема килеп басачак.
Бездә бакчаларның күбесе инде әллә кайчан бүленеп бирелгән һәм балаларга мирас булып калган. Менә без – ике күрше, икебезнең дә бакчабыз бар. Нәрсә, бакчаның статусына карап, хәзер беребез өй сала ала, икенчебез, гафу итегез, гади генә бәдрәф тә сала алмыймы инде? Арыган тәннәрне ял иттерер, бер чынаяк булса да чәй эчәр өчен кечкенә генә булса да өй кирәк инде бакчада. Хет ул әллә нәрсә бакчасы булсын – эш кешесенә кешечә ял итәргә ярамыймы әллә?
Аннары, нинди дә булса төзелеш башлыйсы булсаң, тиешле органнарны алып килеп күрсәтергә, аларның рөхсәте белән генә эш башларга кирәк булачак. Эш барышы белән аларны башта ук таныштырмасаң, кабат «кәҗә тоягы» гына күрсәтәчәкләр. Шулай булгач, үз машинаңда аларны барып аласың, фәлән сәгать ишек төбендә көтеп утырасың, кабат кире илтеп куясың...
Әй, рәхәтләнә, әй ришвәткә чумачак инде төзергә рөхсәт бирүче оешма чиновниклары! Рөхсәт ителмәгән нәрсәне, акча төртеп алып булганны бездә сабый бала да белә. Ә үзеңә тиеш нәрсәне законлаштыру өчен җиде кат тирең чыга.
Ул законны ахырына кадәр укып чыкмадым, укыган кадәре үк ошамады. Бер нәрсә җанга тынычлык бирә: законны кабул итәрләр дә онытырлар. Моңарчы кабул ителгәннәре барысы да төгәл үтәлеп бармый бит. Әйтик, таксилар ак төстә генә булырга тиеш, авылда мал билгеле урында гына суелырга тиеш, тәмәке тартучылар тегендә-монда тартмаска тиеш һәм тагын башка шундый үтәлми торган «тиеш»ләр хакында әйтүем.
Илһамия ГАФФАРОВА. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев