Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Әткәй истәлекләре күңелләрдә саклана

Әткәебез Исмәгыйль Вәлиәхмәт улы Вәлиевне сугыш башлану белән, 1941 елның июль аенда, җигелгән атка утыртып, Соколка пристаненә кадәр илтә барганнар.

Анда бер әткәй генә булмаган, Ташлыктан Хәмит Зиннуры, тагын күрше Шәңгәлче авылыннан типсә тимер өзәрлек яп-яшь егетләр сугышка киткән. Әнкәй – Таhирә Нуретдин кызы Вәлиева, 6 айлык Равия апабызны күтәреп, Соколкага кадәр озата барган. Берәр ай үткәч әткәйдән: «Безне Мари республикасындагы «Суслонгер» лагерена китереп тутырдылар. Монда булачак солдатларны атарга, мылтык тотарга, шуышырга, гомумән, барлык сугыш серләренә өйрәтәләр», – дигән хат килгән...
Балачакта: «Әткәй, безгә сугыш турында сөйлә әле», – дисәк, ул: «Әй, балалар, сезгә андый михнәтләрне күрергә язмасын», – дип, сүзне башкага борырга тырыша иде. Гомумән, әткәй сугыш турында күп сөйләргә яратмады. Бары тик аның истәлекләрен, күп еллар үткәч, әнкәй генә безгә сөйли торган иде. Түбәндә ул сөйләгәннәрдән кайберләрен бәян итәм.
«Сугышның ни кадәрле рәхимсез икәнлеген, Суслонгерда күргәннәрен атагыз хатта язып җибәрә торган иде. Нишләп озак ятканнардыр алар, өч айдан соң җибәргән хатында: «Болай барса, без монда ачтан үлеп бетәчәкбез,  тизрәк сугышка җибәрсеннәр иде инде, – дип язды әтиегез. – Чөнки монда ачтан, чирдән күп кенә яшь егетләр үлә. Безгә дигән ризыкны, киемнәрнең яхшыларын җитәкчеләр, командирлар, безне өйрәтүче өлкән солдатларның урлап сатып ятулары мәгълүм булды.
Килгәч тә кием өләштеләр. Завхоз, кире беткән бер дуңгыз, синнән аягың ничәнче размер, буең күпме, дип тә сорап тормыйча, фамилияңне әйтә дә, кул куйдырып, киемне сиңа таба болгап ыргыта. Шунда бик сиздерде буемның озын булуы. 192 сантиметрлы кешегә махсус кием тектермиләр инде монда. Шулай да, андагы иптәшләр белән сөйләшеп, кемнең итеге зур, кемнең шинеле озынрак, зуррак, шулар белән алмаша идем. Барыбер, аягым зур булу сәбәпле, бармаклар күрде инде күрмәгәннәрен. Башкалар чолгау урап күн итек кияләр. Ә мин кия алмыйм, чөнки итегем кыса. Салкыннарда аягымның туңуы үзәкләргә үтә иде.
Ничектер мондагы хәлләрне Мәскәүгә Ворошиловка җиткергәннәр. Ворошилов үзе килеп бик каты тәртип салган, диделәр. Күп кенә җитәкчеләрне, командирларны утыртканнар, эшләреннән алганнар. Алар урынына яңалары килгән. Шуннан соң инде солдатлар җылы ризык, юньлерәк эчке кием-салым күрә башлаган. Безне ул чакта вагоннарга төяп сугышка алып киткәннәр иде инде. Поезд белән бик озак, туктый-туктый бардык. Без, ач-ялангач солдатлар, элек икмәк ташыган поезд вагоннарының ярыкларына кысылып калган бодай бөртекләрен каезлап чыгарып ашый идек...»
Әткәйнең: «Без сугышка барып җитә алмабыз,Таhирә», дип язган хаты килгәч, әнкәй, 8 айлык Равия апаны әбиләргә калдырып, күп итеп икмәк һәм бәрәңге киптереп, тозлаган итләр, бәйләгән оекбашлар hәм башка кием–салым җыйгалаштырып, күрше авыл хатыны белән җәяүләп кул чанасы тартып, Мари республикасындагы «Суслонгер»га чыгып китә. Урысча бер авыз сүз белмәгән авыл хатыннары, шунда барып җитеп, әйберләрен тапшырып, исән-сау әйләнеп кайталар. Әнкәйгә ул чакта нибары 21 яшь була. Әткәйнең сугыш кырыннан язган бер хатында: «Таhирә, бүген төнлә төш күрдем, кемдер минем күн итегемнән сыерчык оясы ясаган. Карап торам, нишләп соң болар сыерчык оясының алгы ягына да, арткы ягына да тишек тишкәннәр икән дип аптырыйм», – дигән сүзләр бар. Шушы төшне күргәннән соң өч көн үткәч, әткәйнең сул аягының балтырын немец пулясы аркылыга тишеп чыга. Менә төшнең гәләмәте!..
Әткәйне госпитальгә салалар. Аннан терелгәч, яңадан сугыш кырына озаталар. Озакка сузылган михнәтле сугыш еллары үтеп, әткәй тагын яраланып озак кына госпитальдә ятканнан соң, солдат хезмәтенә яраксыз табылып, авылга кайта. Җиң сызганып колхоз рәисе эшенә керешә. Бәхеткә каршы, озак та үтми 1945 ел Җиңү көне алып килә hәм илебездә тыныч тормыш башлана.

Рәмзил Вәлиев

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев