Туган як

«Тимер ишеккә бикләндек»

Беренче ишек каян килеп чыккан соң? Борынгы кешеләр үзләре яшәгән тау куышына керү урынын хайван тиреләре, яки зур таш белән каплый торган булганнар. Ә инде, яшәү торакларын үзләре төзи башлагач, аны саклар өчен ишек уйлап табылган.

Ерак юлга чыгып китмәгән очракта, йорт хуҗалары ишекне ябып, өйдә кеше юклыкны белдерер өчен, йозак урынына таяк-чыбык кына тыгып, яисә йозакны бикләмичә генә элеп калдыралар иде. Хуҗалар кайтып кергәндә, өйдә күрше авылдан килгән кунакларның самавырдан пар чыгарып, тәмләп чәй эчеп утырганын күрү гадәти хәл иде. Авылда караклар, бандитлар юк иде, шулай булгач, йозакның ни хаҗәте бар?!
Караклар юк дигәннән, колхоз малын әз-мәз урлашу бар иде, анысы: урамнан үткән трактор чанасыннан печән йолкып кала идек, бригадир амбар алдында (зерноток) ашлык эшкәртергә эшкә кушса, зуррак кәлүшләр, яисә резин итек киеп барып, аның эченә арыш, бодай, арпа тутырып, шул авыр аяк киемнәрен өстерәп, кош-корт ашатыр өчен өйгә алып кайтып, бушата идек.
Бар халык дус, тату, туганнарча яшәде ул чакта. Туганнарча дигәннән, бер кызык-гыйбрәтле хәл искә төште әле. Бер елны, җәй башында, Пермь шәһәреннән безгә әтинең сеңлесе белән җизни кайтты. Гадәт буенча, аш-су әзерләгән табынга кунаклар чакырылды. Сыйланып, сөйләшеп, җырлап, күңел ачып утырып, кунаклар таралышкач, табыннан бер читтә, итнең ашатылмыйча калганлыгы мәгълүм булды. Әни, мәрхүмә, итне кисәкләргә бүлгәләп бер зур мискегә тутырды да, төн уртасында, миңа – унбер яшьлек малайга, кайтып киткән кунакларга өләшеп чыгарга кушты. Авылның бер очыннан икенче очына йөреп, таратып чыгарга туры килде. Һәр ихатаның капкасы ачык, йортның ишекләр бикләнмәгән, шакыйсың да керәсең. Җиһан апа белән Таҗимәрдән абзыйларга кергәч, Җиһан апа: ‹‹И-ии, ашы моның итле аш та, тик, нишләп ите юк микән дип уйлаган идем инде мин аны! Интегеп йөрмәскә иде, сыйланып, туеп кайттык бит, рәхмәт!›› – диде.
Бу балачак вакыйга минем хәтеремә мәңгегә сеңеп калган, мин аны еш искә төшерәм. Монда авыл кешесенең гадилеге, тыйнаклыгы ярылып ята. Табында утырганда кунакларның барсы да ашның иттән пешерелгәнен аңлаган, әлбәттә, ләкин ‹‹Моның ите кая соң?›› – дип сораучы булмаган.
‹‹Кунак ашы – кара-каршы›› дигән әйтем бар бит безнең татар халкында. Менә шуны исбатлап, теге, шәһәрдән кайткан кунакларны хуҗалары белән бергә, беренче мәҗлестә булган кунаклар, чиратлап үзләренә ашка чакыра. Үзегез беләсез, авыл халкының яртысы бер-берсенә туган-тумача, кардәш-ыру. Шәһәр кунакларының ялы (отпускасы) кунакка йөреп, күңелле генә үтә дә китә. Авыл кешесенә дә файда, бер-берсенә йөрешеп,туганлык җепләрен ныгыталар. Хәзер авылда андый гадәт бетте дип әйтергә була. Моның сәбәбе Татарстанда ике зур гигант шәһәрнең калкып чыгуы. Авыл халкын Яр Чаллы белән Түбән Кама үзенә йотты. Элек шәһәрдән кайткан кешене ‹‹читтән›› кайткан дип әйтә торган идек, хәзер аның мәгънәсе юк. 150-200 чакрым ераклык арадан кайткан кешене ничек читтән кайткан дип әйтергә телең әйләнсен!
Тимер ишек каян килеп чыккан соң? Тоткыннар тишек, ярыклардан күзәтеп, план корып качмасын өчен, беренче тимер ишекләрне төрмәләрдә куллана башлаганнар дигән фараз бар. Ә безгә тимер ишекләр узган гасырның 90-нчы елларында килеп керде. Ул болганчык дәвердә кешенең үз фатирында гына булса да, тынычлап, курыкмыйча яшисе килде. Зур урында эшләгән бер танышыма кунакка баргач, ул миңа автоматын, винтовкасын, пистолетын күрсәтте. Инде ул вакытта аның тимер ишек, сигнализациясе, видеокүзәтүе бар иде. Аңларга була, андый байлыкны сакламый булмый!
Еллар үтә торды, агач ишекләр бетә торды. Ялгыз пенсионер карчыклар да соңгы тиеннәрен җыеп, тимер ишекләр куйдырды. Алар да замана таләпләренә каршы килә алмый, аңа буйсынып яши шул. Хәзерге вакытта фатирларыбыз төрмә камераларыныкыннан калышмаган тимер ишекләр белән ныгытылган. ‹‹Горгаз››, ‹‹Водаканал›› вәкилләрен дә кертмәүчеләр күп, «дәкүминт» сорыйлар. Алдакчы ‹‹мошенник››лар күбәйгәч, сорамыйча да булмый шул!
Әйе, тимер ишекләр артына кердек тә, тынычланган кебек булдык. Ләкин бу бит ялган тынычлык. Иң катлаулы йозакны да ике-өч минутта ачучы оста караклар бар. Ишекләрнең ныклыгына килгәндә, МЧС вәкилләре әйтүенчә, теләсә кайсы тимер ишекне ватып керергә була. Без куйдырган гадәти тимер ишекләрне алар, заманча техник җайланмалар ярдәмендә, шырпы кабын ваткандай җимереп ыргыталар икән.
Миңа соңгы сайлаулар алдыннан тимер ишекләр кага-кага, кыңгыраулар шалтыратып, сайлаучылар исемлеген барлап йөрергә туры килде. Бу йөрүдән соң, мин урта һәм яшь буын вәкилләренең сәяси пассивлыгына инандым. Монда уйланырга урын бар, әлбәттә. Фатирыңны ипотекага ал, машинаңны кредитка, аннан дистәләрчә еллар аны түлә... Гаиләне дә карарга кирәк бит, балаларны ашатырга, киендерергә, балалар бакчасына да шактый акча сорыйлар. Киләчәктә Рәсәй Дәүләт Думасы депутатлары мәктәп укуларын да түләүле итмәкче булалар. Белмим, кая барабыз, нинди ил төзибез, моңа гади халыкның башы җитми. Шуңа күрә тимер ишекләр артына бикләнеп утыруың кулайрак, син бер кемне белмисең, сине бер кем белми!
Инсаф КАШАПОВ.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: