Туган як

Телебезне саклыйк

Бүгенге көндә татар теленә яңа куркыныч яный. Бу арада Федераль үзәктә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту концепциясе проекты төзелде. Бу концепция буенча балалар бакчаларында - тәрбия, милли мәктәпләрдә белем бирү бары тик рус телендә генә булырга тиеш. Рус теленнән башка телләр, имеш илнең иминлегенә куркыныч тудыра икән. Бугенге көндә...

Бүгенге көндә татар теленә яңа куркыныч яный. Бу арада Федераль үзәктә рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыту концепциясе проекты төзелде. Бу концепция буенча балалар бакчаларында - тәрбия, милли мәктәпләрдә белем бирү бары тик рус телендә генә булырга тиеш. Рус теленнән башка телләр, имеш илнең иминлегенә куркыныч тудыра икән. Бугенге көндә концепция проекты әзер, ул җәмәгатьчелеккә чыгарылды, фикер алышасы гына калган. Ул концепция гамәлгә керсә, татар мәгарифенә дә, мәдәниятенә дә, мәгүлүмат чараларына да куркыныч яный.

Без, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзалары, мондый концепция белән һич тә килешә алмыйбыз. Ничек кенә булса да милли мәгариф системасын саклап калырга бурычлыбыз. Асылда, концепция Россия Конституциясенә дә, аның кануннарына дә каршы килә. Ахыр чиктә, мондый акылсызлык дәүләт күләмендә гауга китереп чыгарырга мөмкин. Концепция авторлары Россия Конституциясен, телләр турындагы кануннарын ник санга сукмыйлар икән? Конституциядә "Россия гражданнары туган телендә белем алырга хокуклы", дип, акка кара белән язылган бит.

Әйтерсең лә, Россиядә руслардан башка бер генә милләт тә юк. Концепция проекты авторларының милли мәгариф системасы турында ишеткәннәре юктыр, ахры. Алар фикеренчә, милли республикаларда рус теле начар укытыла, БДИ күрсәткечләре начар. Янәсе рус телле булмаган мохиттә балалар үзләрен россияле дип санамыйлар. Гәрчә, безнең республика моның киресен исбатлады. Милли мәгарифкә килсәк, мәктәп программаларында рус телен өйрәтүгә җитәрлек сәгать каралган. Рус теле укытуның түбән дәрәҗәдә булуын расларлык бернинди дә дәлил юк. Минем уйлавымча, бу концепцияне кабул итү - Россияне ныгыту түгел, ә таркалуга алып баручы бер чара. Күпмилләтле Россияне түземлелек, тырышлык, милләтләр арасындагы дуслык һәм үзара хөрмәт белән генә саклап калып була.

Татарстан дәүләт советындагы депутатыбыз Разил Валиев әйтмешли: "Тигезлек, тынычлык телибез икән, баланс булсын. Рус телен һәм әдәбиятен укыту концепциясе бар икән, димәк милли телләрне өйрәнү, бу телләрдә белем бирү концепциясе дә язылырга тиеш".

Әгәр дә ачып укып карасак, Россия Конституциясе «Без, Россия Федерациясенең үз җирендә уртак язмыш белән берләшкән күп милләтле халык", дигән сүзләр белән башлана. Ягъни, дәүләт барлык милләт халыкларына тигез хокукка һәм азатлыкка гарантия бирә. Гражданнарның социаль, раса, милләт, телләр аермасы буенча хокукларын кысу катгый тыела. Һәр кешенең үз телендә сөйләшергә, телне кешеләр белән аралашу, тәрбияләү, укыту һәм иҗат итү өчен сайлап алырга хокукы бар. Һәрбер республика үз дәүләт телен кертергә хокуклы. Дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә оешмаларында милли телләр дә рус теле белән тигез дәрәҗәдә кулланыла ала.

Татарстан Конституциясе нигезендә, безнең Татарстанда татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып булып саналалар. Дәүләт һәм җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә ике дәүләт теле дә тигез дәрәҗәдә кулланылырга тиеш.

Күрәсезме, кәгазьдә бар да ничек шома, дөрес. Ә чынлыкта ничек чоң? Конституциядә каралган телләр турындагы хокуклар үтәләме? Ни кызганыч, безнең Республикада конституция таләпләрен белмәү, белеп тә, белмәмешкә салыну дәвам итә.

Алда язган фикерләрдән чыгып, түбәндәгеләрне тәкъдим итәм: мәктәптә укыту программасында җирле халыкның туган телен өйрәнүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирү буенча, Россия дәүләт Думасына мөрәҗагать юлларга; республикада һәм шәһәр-районнарда төрле җитәкче урыннарга эшкә алаганда, ә эшләүчеләр өчен ике елга бер мәртәбә Татарстандагы ике дәүләт теле буенча имтихан бирүне кертергә; мәктәпләрдәге өлкән класслар өчен укыту программасына илнең һәм, шулай ук, Татарстанның төп законнары булган Конституцияләрне өйрәнү дәресләре кертергә.

Нәкыйп ГАБИТОВ,

Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, Түбән Кама аксакаллар шурасы әгъзасы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: