Туган як

Тел дигән дәрья бар...

Бүгенге көннәрдә татар теле укытучыларын гына түгел, эчендә җаны булган бар татарны бер генә сорау борчыды: мәктәпләрдә татар телен укыту бетәрме яки калырмы? Калса, күпмегә кыскартырлар? Татар телен мәктәпләрдә укыту булмаячак, дигән имеш-мимеш таралу күпләрне борчуга салды. Иң беренче булып татар теле укытучылары күтәрелде. Тик тел бетүдән бигрәк, аларны эшсез...

Бүгенге көннәрдә татар теле укытучыларын гына түгел, эчендә җаны булган бар татарны бер генә сорау борчыды: мәктәпләрдә татар телен укыту бетәрме яки калырмы? Калса, күпмегә кыскартырлар?
Татар телен мәктәпләрдә укыту булмаячак, дигән имеш-мимеш таралу күпләрне борчуга салды. Иң беренче булып татар теле укытучылары күтәрелде. Тик тел бетүдән бигрәк, аларны эшсез калу мәсьәләсе күбрәк борчыды бугай. Һәрберсенең авызында татар телен укытуны бетерсәләр, татар милләте бетүгә таба барачак, дигән борчылу түгел, ә «без бит эшсез калабыз» дип хафалану сүзләре. Сүз дә юк, күбебездә ипотека, балалар укытасы бар һәм башка бик күп борчулар...
Тәмам усалландым, тик әйтми дә ярамый. Менә республикада татар теле укытучыларын бастырып, һәркайсыннан: «Татарча нинди газета-журнал алдырасыз? Өегездә татар классиклары, заманча әдипләрнең китаплары бармы?» дип сорап чыксалар, уңай җавап бирүче 10-15 проценттан артмаячак. Сүзләрем коры сүз булып калмасын өчен (район гәҗитләре турында сүз дә куертмыйм) республикада чыга торган «Мәгариф», «Салават күпере», «Ялкын» журналларының тиражын карагыз - үзегез шулай икәненә ышанырсыз. Рәсәй буенча алдырып була торган татарча вакытлы матбугат тиражы көлке бит! Биш елга бер аттестация узганда «выход на республику» кирәк, публикация кирәк дигәндә дә язылырга акча кызганалар. Яки театрга кемнәр йөри? Үзебезнең шәһәрдә менә дигән татар театры бар, артистларының уйнавы, һич ялгансыз, камаллыларны да уздыра. Репертуарлары бик яхшы. Түбән Камада яшәүче татарлар санын карасак, театрда көн саен заллар шыгрым тулы булырга тиеш... Ә юк бит... Югыйсә, билетлары да арзан гына бәядә. Әйтегез әле, бүгенге көндә татар театрына кайсыгыз йөри?
Хәзер газеталарга язылу кампаниясе бара. Мин, «Туган як» газетасында берничә ел эшләп киткән кеше буларак, бик яхшы беләм: үлмәле булып татар телен «кайгырткан», зур мөнбәрләрдән «телебезне бетермик» дип сөрән салырга яраткан кешеләрдән сораштыра башласаң, татарча газетага язылмаган булып чыга. Бармагы бүрәнә ярыгына кысылган Шүрәле кебек: «Бу бәладән кем килеп йолкыр мине?» - дип кычкыру гына җитми. Мөнбәрләрдә чыгыш ясаганчы, гаиләңдә балаң белән татарча сөйләш, аны татар мәктәбенә биреп укыт, татар китаплары укы, татар театрларына йөр, татарча газета-журналларга языл, дусларың танышларың белән татарча аралаш. Менә шуннан соң, чыннан да, татар көчле икән дип әйтерләр, безнең белән дә сәпләшерләр. Үзебезнең татар булуыбыздан үзебез үк гарьләнеп йөргәч, башка милләтләр безгә ничек карасыннар соң?
Урынында һәм вакытын белеп, үз сүзеңне әйтергә курыкмау да кирәк кайчакта. Шәһәрләшкән, ярымурыслашкан ата-аналар, билгеле, балаларының татар телен уку-укымауларына битараф бүген. Әле татар ирләренең Надяларга, Катяларга мөкиббән китүен дә исәпкә алсак!.. Әнә бит, кайчандыр татар иренә кияүгә чыккан марҗа ханым хәзер баласын татарча мәҗбүриләп укыталар дип судка бирмәкче. Ә ул баланың яртылаш татар булуы хакында сүз куертылмый. Нигәдер, Татарстанда ике дәүләт теле - татар һәм рус телләре булуын күпләр «оныта». Татар гомергә таркау, ялагай халык булган. Әле һаман да шул гадәтебездән аерыла алмыйбыз кебек. Бу исәпкә мин үзем дә керәм. «Аңламыйлар бит» дигән сылтау белән мин дә, телне сындырып урысча сөйләшергә азапланучылар рәтендә. Кызганыч, ләкин факт...
Илһамия ГАФФАРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: