Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хатлар

Театр – ул могҗизалар дөньясы

Шәһәребезнең Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театрында экскурсиядә булдым, дисәм, күпләр ирен чите белән генә елмаеп куяр. Янәсе, театрда ис китеп карарлык нәрсә булырга мөмкин. Бу – зур хаталану.

Шагыйребез Г.Тукай театрны «яктылыкка, нурга, туры юлдан алып баручы юл» дигән. Әле сүзләрнең асылында театрның кешене рухи яктан тәрбияләү, тормышны күңел күзе белән дә генә күрергә, уйланырга мәҗбүр итүче «тәрбияче» булуы ята. Ә моны аңлар, күпмедер дәрәҗәдә, аның сәхнә арты мохите белән таныш булу кирәктер. Бу, бигрәк тә, яшьләр өчен мөһим.

Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә «ШаЯрыш» проекты гамәлдә. Аның максаты – яшьләрне татар әдәбияты, мәдәнияте, сәнгате белән таныштыру. Шуның кысаларында без шәһәрнең белем бирү йортлары укучылары, студентлар өчен сәнгать, мәдәният учреждениеләренә сәяхәтләр оештырабыз. Күптән түгел генә медицина көллияте студентлары белән театрда булдык. Араларында бу күркәм бинага беренче тапкыр аяк атлап керүчеләр дә бар иде. Шуңа да актер Альбина Әгъләмованың театр тарихы, аның бүгенгесе турындагы чыгышын йотлыгып игътибар белән тыңладылар. Актриса Гүзәл Шәмәрданованың осталык дәресе дә файдалы булгандыр дип уйлыйм. Теләге булганнар шунда ук үзләренә грим салып карый алды.

Сәяхәтебез Т. Миңнуллинның керәшен татарлары фольклорына нигезләнеп язылган җырлы-биюле «Гөргөри кияүләре» спектаклен карау белән дәвам итте.

Тамашадан соң яшьләр тәэсирләре белән уртаклашып: «Берничә сәгатькә генә булса да, үзебезне чорнап мәшәкатьләрне онытып, күңелгә тынычлык бирә торган гадәти булмаган дөньяда булдык», – диделәр.

Гөлфия Мусина, Г. Тукай исемендәге үзәк  китапханә хезмәткәре

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X